«Актай» мәчете капиталь төзекләндерүендә актив катнашкан укучылар бүләкләнде
Яңалыклар

«Актай» мәчете капиталь төзекләндерүендә актив катнашкан укучылар бүләкләнде

Базарлы Матактагы «Актай» мәчете капиталь төзекләндерүдән соң, яңадан ачылды.

Җәйге каникул вакытында төзекләндерү эшләрендә Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары - Адель һәм Камил Борһановлар да зур булышлык күрсәткәннәр. Моның өчен аларга мәчетнең имамы Рәшит Дәүләтшин үзенең рәхмәтен, изге теләкләр җиткереп, акчалата бүләк тапшырды. 


Нет комментариев