Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин: Базарлы Матакта яшәүчеләрнең ЖКХ өчен бер миллион бурычлары җыелган

Районда коммуналь хезмәтләр өчен түләү  91 процент тәшкил итә. Бу безнең өчен начар күрсәткеч.

  Район халкы файдаланган су, газ, электр энергиясе өчен түләүләрне 100 процентка кадәр каплап барган иде бит.

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район башлыгы Александр Никошин җитәкчеләргә  хезмәт коллективлары белән коммуналь хезмәтләр өчен түләү хакында әңгәмә үткәрү бурычы куйды. Ул: “Берничә ай элек коммуналь бурычлар айга 100 мең сум тирәсе генә тәшкил итә иде. Бүген инде Базарлы Матакта яшәүчеләрнең генә дә ЖКХ өчен бер миллион бурычлары җыелган”, –диде. Кулланучыларның күпчелеге коммуналь хезмәтләр өчен айныкын айга түләп бара.  Әмма кайберәүләр моны һаман да почта, банк аша башкаралар. Ә бит бу һәм бүтән  түләүләрне өйдән дә чыкмыйча телефон, планшет яисә компьютер ярдәмендә башкару мөмкин. Кызганыч, ансат, вакытны әрәм итми торган электрон түләү ысулыннан районда яшәүчеләрнең 51 проценты гына файдалана. Кайбер шәһәрләрдә бу күрсәткеч 70 проценттан югары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев