Александр Никошин әлкилеләрне бәйрәм белән котлый
30 август – Татарстан Республикасы көне
Хөрмәтле әлкилеләр! Сезне күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, көчен, һәркайсыбызның туган җиргә ихлас мәхәббәтен чагылдырган уртак бәйрәмебез белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Бүгенге көндә республикабыз – Россиянең иң уңышлы эшләүче, социаль-икътисади һәм сәяси үзгәрешләр юлыннан кыю атлаучы төбәкләреннән берсе. Республика җитәкчелегенең зирәк сәясәте, халкыбызның тырыш, уңган, кунакчыл булуы Татарстаныбызны бөтен дөньяга танытты, аның халыкара абруен ныгытты.
Җөмһүриятебезнең һәрьяклап үсешенә без – әлкилеләр дә үз өлешебезне кертәбез: күпләп сөт, ит җитештерәбез, басуларыбызда югары уңыш үстереп алып, ил табынын баетабыз. Бүгенге көндә безнең районда күп төрле республика программалары эшли, алар ярдәмендә авылларыбыз матурая, инфраструктура ныгый, тормыш шартлары яхшыра. Бу үсешнең алга таба да шулай дәвам итәчәгенә ышанабыз.
Кадерле райондашлар, бәйрәм көнендә сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, мул тормыш, хезмәт һәм иҗат уңышлары, иминлек телим. Дөньяларыбыз тынычланып, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын.
Республика көне һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен.
Александр Никошин, Әлки муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев