Александр Никошин: «Чын күңелемнән сезне Белем көне белән котлыйм!»
Хөрмәтле укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәгариф өлкәсе ветераннары, укучылар, әти-әниләр!
Чын күңелемнән сезне 1 сентябрь – Белем көне белән котлыйм! Бу көн – һәркем өчен дә кадерле, күңелгә якын бәйрәм. Чөнки балачакның иң якты хатирәләре мәктәп елларына бәйле.
Быелгы уку елында районыбызда 122 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлый. Аларга белем дөньясы буйлап сәяхәтләре вакытында зирәк, гадел укытучылар, ышанычлы иптәшләр юлдаш булуын, киләчәктә камил шәхес дәрәҗәсенә ирешүләрен телим.
Бөек илебез, тиңдәшсез республикабыз, туган ягыбызга тугры ватанпәрвәрләр, алгарыш хакына игелек кылуны максат иткән, халыкның рухи хәзинәләрен ныклы таяныч дип таныган, иҗади фикерле, намуслы яшьләр тәрбияләү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия.
Хөрмәтле мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, остазлар! Сезгә фидакарь хезмәтегез, балаларга биргән күңел җылыгыз өчен ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм һәм һөнәри уңышлар, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, игелекле һәм ярдәмчел шәкертләр, укучыларга максатка ирешүдә үҗәтлек, ата-аналарга сабырлык телим. Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Бәйрәм белән сезне!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев