Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Александр Никошин: «Ураза гаете белән чын күңелдән котлыйм!»

Районыбызның хөрмәтле мөселманнары, кадерле әлкилеләр! Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете белән чын күңелдән котлыйм!


Ураза гаете ислам диненең күп гасырлык традицияләрен, рухи чистарыну, татулыкка омтылу, шәфкатьлелек, игелекле эшләр башкаруны гәүдәләндерә. Болар барлык милләт һәм дин кешеләре өчен дә бер үк кыйммәтләр. Районыбыз күпмилләтле, төрле дин вәкилләре бергә яшибез. Шулай булуга карамастан, дус һәм бердәм без. Әлкилеләр үзләрен бер зур һәм тату гаилә итеп хис итә, авыр вакытта ярдәмгә килә, иңне куярга һәрвакыт әзер. Мондый җылы мөнәсәбәтләр алга таба да саклансын.


Изге Ураза бәйрәме игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, тормышыгызга - ямь, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар китерсен. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык һәм бәрәкәт телим.


Александр Никошин, Әлки муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев