Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин: Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлауларны кабул итеп алыгыз

Хөрмәтле әлкилеләр! Россия армиясе хәрбиләре һәм ветераннары! Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чын күңелдән булган котлауларны кабул итеп алыгыз.


23 февраль – календарьда аеруча мөһим дата. Ул – тугрылык, кыюлык, ватанпәрвәрлек, батырлык символы. Бу көнне без Бөек Ватан сугышы ветераннарына, интернационалист сугышчыларга, “кайнар нокта”ларда булучыларга һәм бүгенге көндә илебезне корал тотып яклаучыларга аеруча зур рәхмәтебезне белдерәбез. 

Әлки ир-егетләре махсус хәрби операциядә катнашып, намус белән үз бурычларын үти. Без аларның һәркайсы белән горурланабыз, һәрберсе өчен борчылабыз, аларның ныклы һәм көчле холкын, батырлыкларын ишетеп горурланабыз. Аларны Ватанны сакларга озаткан якыннары алдында да башыбызны иябез. Сез – сугышчыларыбызның терәге. Сабырлыгыгыз, рухыгызның ныклыгы өчен сезгә рәхмәт.
Бу көнне без районыбыздагы бар ир-егетләрне дә бәйрәм белән котлыйбыз. Чөнки чын ир-ат ул – үз гаиләсен, йортын, үз җирлеген, илен яклаучы, үзенең яхшы гамәлләре, тырыш эшчәнлеге белән Җиңүне якынайтучы.

Бар әлкилеләргә дә ныклы сәламәтлек, яхшыга, алда бәхетле көннәр, тынычлык буласына ышаныч белән яшәүне, сугышчыларыбызга исә рух ныклыгы, кыюлык һәм гаиләләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын телим. 
Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев