Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлфия Гыймадиева Татар Борнае авылында 38 ел дәвамында китапханәче булып эшли

Әлфия Гыймадиева – акыллы ана, бәхетле дәү әни һәм райондагы иң яхшы китапханәчеләрнең берсе.

Укучыны елмаеп каршыларга кирәк

Китапханәдә тынлык, бирегә килеп, өстәл артына утыручыларның кулында китап. Ара-тирә кәгазь кыштырдаган, китапханәченең тыныч тавыш белән киңәш бирүе һәм аяк тавышы гына ишетелергә мөмкин.  Әмма әлеге тынлык артында зур эшләр алып барыла: сорау буенча әдәбият сайланыла, китаплар табып бирелә, басмалар исәпкә алына, күргәзмәләр, төрле очрашулар оештырыла. Һәм менә шул эшләрне Татар Борнае авылында 38 ел дәвамында китапханәче булып эшләүче Әлфия Гыймадиева да зур осталык белән һәм бик тә яратып башкара. 


Әдәбият укырга яратучылар, китаплар, стеллажлар, күргәзмәләр, бу – минем дөньям, алар мине бәхетле итә, – ди Әлфия Фоат кызы. – Мин китапханәдә үстем дип әйтергә була, шуңа әлеге һөнәрне сайладым да. Алты яшемнән укырга өйрәндем, шуннан бирле кулымнан китап төшкәне юк. Әмма эш китап укырга яратуда гына микән? Юктыр. Ни өчен без билгеле бер һөнәрне сайлыйбыз? Кем моңа йогынты ясый? Жавап бер: үз һөнәрен бик тә яраткан без хөрмәт иткән кешеләр бар бит. Татар теле укытучысы Талия апа минем өчен шундый үрнәк кеше иде. Ул безгә китапларны шундый матур итеп укый иде, без моны тын да алмый, йотылып тынлый идек.


Әлфия Гыймадиева, мәктәпне тәмамлаганнан соң ук, 17 яшендә үк китапханәдә эшли башлый. Эшкә алынгач та, шундук Алабуга училищесына укырга керә. Һөнәрле булгач та, авылында эшен дәвам итә һәм моңа ул беркайчан да үкенми. 38 ел эшләү дәверендә ул күп тапкыр Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары ала. Ә андый бүләкләр эшеңне җиренә җиткереп башкарган очракта гына бирелә.
Эшемдә күңелсезләнергә вакыт юк. Чөнки минем вазифам – китап сайлап бирү генә түгел. Мин китапханә дәресе, викторина, мастер-класслар, тематик бәйгеләр үткәрергә тиеш. Балалар мондый уеннарны бик ярата, алар яңалык көтеп кенә тора. 
Кәефең, сәламәтлегең нинди булуга карамастан, син китапханә ишеген атлап кергән һәр китап сөючене ачык йөз белән, елмаеп каршы алырга тиеш. Шундый мөнәсәбәтеңне күреп, кешенең дә күнеле була. Кешеләр белән аралашу китапханәчедән һәрвакыт матур булуны, кызыксындырырлык итеп сөйләүне дә таләп итә. 


Безнең китапханәгә төрле яшьлекләр: балалар бакчасына йөрүче кызыксынучан сабыйлардан башлап, әби-бабайларга кадәр килә. Һәркем белән ягымлы итеп, елмаеп, күңеленне биреп сөйләшергә кирәк, югыйсә алар синен яныңа килмәячәк, – ди Әлфия Фоат кызы. – Үз эшемдә минем өчен аеруча  ошаганы – китап укучылар белән аралашу. Без укылган китаплар турында фикер алышабыз, тәэсирләребез, белгән яңалыклар белән уртаклашабыз, бер-беребезгә киңәшләр бирәбез.
Бүгенге көндә китапханә ул – очрашу һәм аралашу урыны. Шуның өчен дә китапханәченең бурычлары да арта. Ул төпченүчән галим дә, драматург та, артист та, язучы да, психолог та, педагог та. Әмма китапханәнең йөрәге һәм күңеле ул – аның укучылары. 
Әлфия Гыймадиева мәктәп укучылары Мәдинә, Альбина, Зилә һәм Филүсәнең китапларны бик яратып укуларын әйтә. Алар бар чараларда да бик теләп катнаша. Шул ук вакытта китапханәне үз итүче өлкәннәр дә бар. Алар: Фидалия, Сәрия, Дамирә апалар. Зәкия апа тарихи китапларга өстенлек бирә икән . “Рәшит абый һәм анын гаиләсе дә, авыл җирендә эш күп булуга карамастан, һәрвакыт китап укырга вакыт таба”, – ди Әлфия Фоат кызы. 

“Киленнәрем дә миңа охшаган”

19 яшендә Әлфия Гыймадиева авылдашы Мансурга кияүгә чыга. Гыймадиевларнын бер-бер артлы уллары Марсель һәм Илнур туа. Ире Мансур гомер буе укытучы булып эшли. 27 ел дәвамында ул информатика һәм тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәнен укыта. Кызганыч, гомере генә кыска була: 57 яшендә ул бакыйлыкка күчә. Билгеле, ничә яшь булуга карамастан, якыныңны югалту зур авыр хәл, зур кайгы ул. Әлфия апа да тормыштагы төп таянычын  мәңгегә югалтуын яхшы аңлый. Яшәү мәгънәсе булып балалары кала. Йөрәк ярасын дәваларга алар ярдәм итә. 


Вакыт алга бара... Уллары үсеп, үз гаиләләрен кора, бүгенге көндә алар Казанда яши. Еш кына аналарга балаларыннан аерылу авыр бирелә. Шул сәбәпле киленнәр белән аралашуда кыенлыклар туа. Әмма кайчакта барысы да нәкъ киресенчә була. 
Минем өч оныгым: Самир, Камил һәм Кәрим. Киленнәрем дә үземә охшаган: малайлар тудырдылар, - ди Әлфия Фоат кызы. - Резидә һәм Ләйлә минем үз кызларым кебек. Аларны чын йөрәктән яратам. Уртак тел таба алубызга бик шатланам.
Акыллы каенана кызлы була, ахмагы улын югалта, дип юкка гына әйтмиләр. Гаилә тулысынча бәхетле булсын өчен, ирең әнисенең тугры дус, киңәшче булуы мөһим шул. 


Әлфия Гыймадиева –  акыллы ана, бәхетле дәү әни һәм райондагы иң яхшы китапханәчеләрнең берсе. Ул: “Эшеңне шундый итеп башкарырга кирәк: бер китап алырга килгән кешенең янә бирегә килергә теләге булсын”, – ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев