Әлки район үзәк хастаханәсе бәйрәмнәрдә ничек эшли
Яңалыклар

Әлки район үзәк хастаханәсе бәйрәмнәрдә ничек эшли

Базарлы Матакның район үзәк хастаханәсе бәйрәм көннәрендә (3,4,5 гыйнвар) хастаханәдә табиб-терапевт эшләячәген хәбәр итә.

Шулай ук табиблык амбулаториясе, Юхмачы авылындагы участок хастаханәсе һәм ФАПларга да мөрәҗәгать итеп булачак. 
3-5 гыйнварда хатын-кызлар консультациясендә акушер-гинеколог кабул итәчәк.

Тәүлек әйләнәсе стационар һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәте дә эшләячәк. Телефоны: 88-43-46 -20-1-03.  
Тиз арада ярдәмгә килү хезмәтләренең бердәм номеры: 112.


Нет комментариев