Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: алимент түләмәгән өчен, иректән мәхрүм ителгән

Балаларына алимент түләмәгән өчен, ТРның Әлки район мәхкәмәсе тарафыннан анага карата төзәтү эшләрен башкару җәзасы чыгарылган иде.

Әмма хатын-кыз әлеге таләпне үтәми. Җинаять-башкарма инспекциясе күп тапкырлар кисәтү ясавына карамастан, ул теркәлүгә дә килми, эшкә дә урнашмый. 
Төзәтү эшләренең катгыйрак җәза белән алмаштырылачагы турында аңлатуга, кисәтү әңгәмәләре үткәрүгә карамастан, хөкем ителүче үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамый,  төзәлү юлына басмый. Нәтиҗәдә, мәхкәмә 7 айлык төзәтү эше төрендәге җәзаны 2 ай да 10 көнгә иректән мәхрүм итү белән алмаштырды. Җәзаны ул колоние-поселениедә үтәчәк. 
Мәхкәмәнең матбугат хезмәте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев