Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башкарма комитеты утырышы булды

30 ноябрьдә район мәдәният йортында авыл җирлеге башлыклары, учреждение, оешма, мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре катнашында район башкарма комитеты утырышы булды.

Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Одушкина һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина райондагы үлемнәрнең торышы турында сөйләде. 

Энҗе Фирхәт кызы сүзләренә караганда, быелның 10 аена гражданлык хәленең 400 акты теркәлгән. Үлем турында 219 акт төзелгән. Вафат булган ир-атлар исәбе – 116, хатын-кызларныкы 103 не тәшкил итә. Мәрхүмнәрнең яшен игътибарга алганда, үлемнәрнең күп проценты 70 яшьтән өлкәнрәкләргә туры килүе күренә. Үлемнәрнең күбесе – 28 очрак гыйнварда булган. 

ЗАГС бүлеге җитәкчесе 2022 елның гыйнварыннан гражданлык хәле актларын теркәү өчен әлеге хезмәтнең теләсә кайсы оешмасына мөрәҗәгать итеп булуын да ассызыклады. Элек күп очракларда вакыйга булган (мәсәлән, бала туган), яшәү яисә акт язуы теркәлгән урын буенча ЗАГСка мөрәҗәгать итәргә кирәк иде. Бары тик мөнәсәбәтләрне генә үзең теләгән ЗАГСта теркәп булды. Канундагы яңа үзгәрешләр мондый чикләүне бетерә. Хәзер кеше бала тууын, үлем очрагын, аерылышуны, баланы уллыкка алуны, исем үзгәртүне теркәү өчен, ЗАГСның теләсә кайсы хезмәтенә килә ала. Башка юридик мөһим булган гамәлләр өчен дә мондый үзгәреш кертелә. Хәзер теләсә кайсы ЗАГСта белешмәләр һәм кабаттан таныклык алырга, акт язуларына үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертергә, мондый язуларны яңадан язарга яисә бетерергә мөмкин булачак. 

Утырышта катнашучылар шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Голубеваның ведомствоара комиссиянең район бюджетында үз керемнәренең үсеше буенча эше һәм милек  салымнарын түләү , район хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкинаның район территориясендә медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасын тормышка ашыру турындагы чыгышларын да тыңлады. 

Территориаль үсеш бүлегенең баш белгече Алия Зәйдуллина бюджет учреждениеләренең электрны һәм газны күпме кулланулары һәм акчаны яңга калдыру ысуллары турында сөйләде. 

Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марсель Гәрәев быелның 10 аена муниципаль милекне хосусыйлаштыру буенча нәтиҗәләр ясады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев