Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы делегациясе Казанда Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантанада катнашты

Казанда Әлки районыннан 8 кешедән торган делегация Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантанада катнашты.

Тантанада катнашучыларны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

  “Хөрмәтле фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, хәрбиләр! Чын күңелдән Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән котлыйм. 9 Май - барыбыз өчен дә изге көн. Батырлык, горурлык, мәңгелек дан бәйрәме”,-  дип башлады Рөстәм Миңнеханов чыгышын.

Ул авыр сугыш елларында халкыбыз какшамас рухын күрсәткәнен ассызыклады.

  “Җиңү өчен бөтен ил көрәште. Кешеләр ил сагына басты. Татарстаннан киткән 700 мең кешенең яртысы әйләнеп кайтмады. Бәрелешләрдә кыюлыгы, хезмәттә фидакарьлеге белән җиңүче буын мәңге йөрәкләрдә калачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм бер минут тынлык игълан итте.

  Татарстан Рәисе шулай ук сугыш елларында республикага эвакуацияләнгән предприятиеләр ролен дә билгеләп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев