Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ир-егете Данил Леонтьев җаваплы бурычны үти

Югары Колчурино егете Данил Леонтьев махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Аның хәрби киемне янә киюенә тиздән ике ел була инде. Шул дәвер эчендә Данил дүрт тапкыр кыска вакытлы ялга кайткан. Бу көннәрдә ул янә ялда әле.

  Без Югары Колчуринога барган көнне Данил Яшел Үзәнгә киткән иде. Хәрби егет турында аның әнисе Любовь Владимировна белән сөйләштек.
–    Данил ул хезмәте турында сөйләргә бик яратмый. Мин дә, үзе искә алырга теләмәгәч сорашмыйм. Беләм: ул мине борчымас өчен сугыш турында сөйләми. Хәрби хезмәткә киткәнче төзелештә эшләгән иде. Башта: “Әни, шул көнне кайтам”, –  дип шалтыратты. Кайту көне килеп җиткәч, “Күрешеп булмый, эшләрем килеп чыкты”, – дип хәбәр итте. Соңрак белдем: ул төзелештә бик җитди имгәнүләр алып, чак кына үлемнән калган икән. Озак кына хастаханәләрдә ятты, – дип искә алды Любовь Владимировна.
  Данилга хәзер 26 яшь. Ул Хабаровскида солдат хезмәте үткән. Армиядән кайткач, “Хузангай” җәмгыятендә эшләгән. Аннан Казанда төзелеш оешмасында хезмәт куйган.
-  Аның төзелеш эшләренә кулы бик оста. Менә бу капка-коймаларны ул ясап китте, – дип әни кеше ялт иткән өй тирә-юнен күрсәтте. Чынлап та, бизәкләп, бик пөхтә, матур эшләнгән иде алар.
  Данилга Әлки хәрби комиссариаты бер ай чамасы алдан чакыру документы тапшыра. Аның яратып йөргән кызы була. Хәрби күнегүләр үткәндә, әнисенә “Мин өйләнергә җыенам”, –дип хәбәр сала. Шулай итеп, солдат егет Яшел Үзән кызы Люба белән законлы никахлаша.
–    Киленем бик әйбәт. Ул “Майский” теплицасында эшли. Улыма ул да авыр минутларда терәк булып тора, – ди Любовь Владимировна.
  Мин әни кешедән:
  – Улыгыз махсус хәрби операциядә катнашкан чорда  үз-үзен тотышында берәр төрле үзгәрдеме? – дип сорадым.
  – Мин аңарда бернинди үзгәрешләр күрмим. Ул шулай ук бик тыныч, сабыр, минем хәлләрне сорашып, кайгыртып тора. Кечкенәдән ул минем икенче кызым кебек киңәшчем дә, ярдәмчем дә булды, – ди ана һәм шул чак яшьләнгән күзләрен сөртеп, күңелсез бер вакыйганы сөйләде:
–    Данилга әтисе үлгәндә 10 яшь кенә иде. Ул минем уртанчы балам. Аның апасы һәм энесе бар. Әтиләре начар үлем белән китте. Хәер, яшь вакытта үлемнең кайсы да начар инде. Данил хәсрәтле көннәремдә һәрчак минем янымда булды. Мин аңа бик-бик рәхмәтле.
  – Ә сез ул хәрби бурычын үтәгәндә аралаша аласызмы?
–    Әйе, ул җаен табып,  “Борчылма, минем барысы да яхшы”, –  дип хәбәр итә, мине тынычландыра. Ана кеше баласы өчен борчылмыймы инде. Ятсам, торсам, эшләгәндә улым һәрчак уемда.
  Район хәрби комиссариатына да командирлары  Данил турында яхшы хәбәрләр генә җибәргән. Егетебез анда бик җаваплы хезмәт башкара икән. Ул үз полкының хезмәтләрен төрле участокларда башкаручыларына азык-төлек өләшеп йөри.
  Хәзер ул ризыкларны мотоколяска белән тарата икән. Ә мотоколясканы сатып алырга халык 30 мең сум  акча җыеп биргән. Калган өлешен исә  үзе түләгән.
  Данилга алгы сызыкларда да булырга туры килә, хезмәттәшләре бит чиратлашып алгы якта да булалар.
  – Данил хәрби хезмәттән акчалата да зур керемнәр аладыр?– дип әнисеннән сорадым.
  – Әйе, улым белән киленем Яшел Үзән шәһәрендә фатир сатып алдылар. Дөрес, ипотекага, ә менә 800 мең сумын шундук түләп куйдылар. Өйләренә төрле җиһазлар сатып алдылар. Шатлык белән шул милекләреннән үзләренә файдаланырга язсын, – ди Любовь Леонтьева алар өчен сөенеп. Аннан бераз уйланып торды да:
–    Күптән түгел бер төш күрдем. Имеш,  Данил хәрби машинада утырып, янымнан үтеп бара. “Әни, бер хезмәттәшебез югалды, шуны эзлибез”, – дип кычкырып узып китте. Бераз баргач, хәрби машина туктады, алар төштеләр. Мин бу төшне сугышлар бетүгә юрадым, – ди Любовь Владимировна.
  Мин йөзенә елмаю чыккан анага карадым да:
  – Төшегез шулай тормышка аша күрсен, – дидем.
–    Улым Данил турында шуларны гына сөйли алам. Ә хәзер миңа ябылганчы кибеткә барып килергә кирәк. Иртәгә бит Данил хатыны белән кайта, тәм-томнар алып куям, – диде дә велосипедына утырып китеп тә барды.
  Шундый батыр, тәрбияле ул үстергән анага, шулай эчкерсез, зарлануларсыз сөйләшкәне өчен,  рәхмәтләр генә әйтеп өлгердем.
  Любовь Владимировна “Хузангай” җәмгыятендә сөтчелек комплексында оператор булып эшли. Аны җәмгыятьтә дә бик тырыш, уңган хезмәткәр буларак бәяләделәр. Тәрбияләп үстергән өч баласы, аңа бары сөенечле хәбәрләр  генә җиткереп,  шатландырып яшәтсеннәр иде.
ҖИҢҮ АРМИЯСЕНӘ КУШЫЛ!
 2024 ЕЛНЫҢ 31 ИЮЛЕНӘ КАДӘР, ТАТАРСТАНДА КОНТРАКТ ТӨЗЕГӘН ОЧРАКТА, БЕР ТАПКЫР 1,5 МИЛЛИОН СУМГА КАДӘР АКЧА ТҮЛӘНӘ. ӘЛКИ ХӘРБИ КОМИССАРИАТЫ ТЕЛЕФОНЫ 8(84346) 2-01-06.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев