14 марттан Казанда язгы ярминкәләр башланды. Ул 26 апрельгә чаклы дәвам итәчәк.
Крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән ит, сөт, май, йөмырка, яшелчәләр, төрле консервланган банкалар – барысы да әйбәт сатылачак.
Ярминкәләрдә шулай ук райондагы эре авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү предприятиеләре дә катнашачак.
Безнең район Казанның Совет районына – Дербышки бистәсенә беркетелгән. Без, Аксубайлар белән чиратлашып, анда сәүдә рәтләрен җәелдерәчәкбез. 14 мартта күршеләребез – Аксубайлар ярминкәдә катнаша. Әлки районы вәкилләренә киләсе шимбәдә ярминкә оештырасы була.
Нет комментариев