Әлки районы мәктәпләренең югары сыйныф укучылары ата-аналары БДИ тапшырды
24 мартта Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә район мәктәпләренең югары сыйныф укучылары ата-аналары БДИ тапшырып карады.
Әлеге чара ата-аналарга имтихан кагыйдәләре, аның барышы, биремнәр белән танышырга мөмкинлек бирә. Соңыннан алар барысын да балаларына аңлата һәм әлеге җитди сынауга үзләрен әзерләргә ярдәм итә ала.
Бу көнне рус теленнән имтиханны 30 ата-ана тапшырды. Моның өчен аларга 1 сәгать вакыт бирелде.
БДИ тапшыру ничек бара, теге яисә бу очракларда нәрсә эшләргә кирәк, бүлмәгә үзең белән нәрсәне алып керергә ярый – боларның барысы турында да ата-аналарга район мәгариф идарәсенең укыту эшләре буенча җитәкчесе Юлия Шатунова сөйләде
– Сынауны бергә үтәбез. БДИны ата-аналар тапшыру көне” акциясе ел саен бар районнарда да уздырыла. Бездә ул 7 нче тапкыр оештырыла. БДИ ул – балалар өчен зур борчу. Ата-аналар вакытыннан алда үзләре дә кайгыга калмасын өчен, алар имтихан барышын үз күзләре белән күрергә тиеш. Аннары алар барысының да шулкадәр куркыныч булмавын балага да ышандырыра ала. Киләчәктәге чыгарылыш сыйныфы укучыларының әти һәм әниләре дә бер көнгә укучыларга әйләнә, алар урыннары белән алмаша, дип әйтергә дә була, – диде ул.
– Улым 10 нчы сыйныфта укый. Без хәзердән үк имтиханнарга әзерләнә башладык. Бар кирәкле китапларны сатып алдык, санакта мәсьәләләрне чишәбез. Бик нык борчылмыйбыз. Чөнки барысы да яхшы булачагын беләбез, – дип, бер югары сыйныф укучысының әнисе үз фикерләре белән уртаклашты.
БДИ ны тапшырып караганда, олылар да, укучылар кебек үк, барысын да үтәделәр: телефоннарын һәм шәхси әйберләрен тапшырдылар, имтихан алдында таләп ителгән тикшеренүне үттеләр, аларга күрсәтмәләр бирелде, бланклар тутырылды. Ата-аналар имтихан тапшыру пунктларында нинди куркынычсызлык чаралары күрелүен, имтихан материалларының ничек басылуын һәм эшкәртелүен күрделәр. Блакны тутырганда кечкенә генә ялгыш та имтихан үтмәүгә сәбәп булырга мөмкин. Биредә укытучылардан да күп нәрсә тора. Көтелмәгән хәл килеп чыкканда, алар ярдәм итә ала.
Ата-аналар тапшырган имтиханнарның нәтиҗәләре хәбәр ителми. Сынауны ни дәрәҗәдә яхшы тапшыруларын БДИ ның муниципаль координаторы Алсу Зәйнуллинадан белергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев