Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы мктәпләре балаларны нинди үзгәрешләр белән каршы ала

Әлки районында 43 гомумбелем бирү оешмасы эшли. Балаларны көтеп алынган каникулга озатканнан соң, аларның һәркайсында төзекләндерү эшләре башланды.

Укучыларыбыз чиста, матур, якты бүлмәләрдә белем алсын өчен, уку-тәрбия йортларын тәртипкә китерергә кирәк бит. Һәм менә август башында аларның әзерлеге тикшерелде. Ул хакта без район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева белән сөйләштек.


–    Мәктәпнең уку елына әзерлеге дигәндә, беренче чиратта, нәрсәгә игътибар ителә? 

–    Июль аенда районыбызның белем бирү оешмаларын кабул итү буенча махсус комиссия төзелде, нәтиҗәдә, 4-7 августта, елдагыча, әлеге учреждениеләр тикшерелеп бәяләнде.  Ул бар уку бүлмәләрен, ашханәләрне, спорт залларын һәм мәйданчыкларын, мәктәп яны бакчаларын, уен мәйданнарын, террорга каршы, янгын сүндерү, санитар-эпидемиологиягә бәйле куркынычсызлыкны, объектларның җылыту сезонына әзерлеген карауны үз эченә ала. 

–     Иң элек уку-тәрбия йортларының куркынычсызлыгы турында аңлатсагыз иде. Чөнки ил өчен бу авыр елларда төрле бәхетсезлекләрдән, террордан саклана белү аеруча әһәмиятле. 

–    Беренчедән, террор куркынычы турында мәгълүмат алынганда, хезмәткәрләрне һәм укучыларны бинадан чыгару планнары эшләнелгән. Чит кешеләрнең исемнәре махсус дәфтәрдә теркәлергә тиеш. Һәр учреждениедә дә каравылчылар бар, көндез дә кизү торучы булачак. Шулай ук металлодетекторлар куелган, видеокүзәтү бар. 20 августта белем бирү тармагында эшләүчеләр террор, пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында үз-үзеңне тоту буенча өйрәтүләр узды. 

–     Хәзер күңеллесе – мәктәпләрнең 1 сентябрьгә балаларны нинди үзгәрешләр белән каршы алуын сөйләсәгез иде. Төрле төсләр уйнаган якты бүлмәләрдә уку сыйфатка да йогынты ясый, диләр. 

–     Яңа уку елына әзерлек буенча һәр мәктәп һәм балалар бакчасында зур эш башкарыла. Ә менә Югары Әлморзада гомуми бәясе 35 миллион сумлык капиталь ремонт үткәрелде. Әхмәт мәктәбе укучыларын, 8 миллион сумга төзекләндерелеп, тамырдан үзгәргән ашханә көтә. Аларга акча махсус программа нигезендә күчерелгән. 

–     Ә иганәчелек ярдәме күрсәтелү очраклары булдымы? 

–    Әйе, мәсәлән, Карга төп мәктәбендә Рөстәм Вәлиевнең иганәчелек ярдәме белән 400 мең сумга якын акчага бүлмә идәннәренең линолеумнары алмаштырылды. Шулай ук учреждение җитәкчеләре “Уңышлы әйдәманлык” муниципаль проекты буенча яңа уку елына әзерлек буенча да эш тәҗрибәләрен күрсәтте. Аның нигезендә, ягъни бюджеттан булмаган акчага Түбән Әлки, Юхмачы, Иске Чаллы, Чуаш Кичүе, Татар Борнае, Яңа Салман мәктәпләрендә төзекләндерү эшләре алып барылды.  

–     Нәтиҗәдә, ни дип әйтә аласыз?.. 

–    Кабул итү комиссиясе эшчәнлеге буенча бар белем бирү оешмалары да яңа уку елына әзер. Белем көнендә чәчәкләргә күмелгән бакчалары, бизәлгән бүлмә-коридорлары белән мәктәпләр малай-кызларны каршы алачак. Тырышып уку һәм сәламәтлек телим үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев