Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы республика бәйгесендә җиңүче булды

26 майда Татарстан эшмәкәрлеге вәкилләре, гадәттәгечә, Россия эшмәкәрлеге көнен билгеләп үттеләр.


Бәйрәм алдыннан Казанда “Татарстан Республикасы муниципаль районнарында Эшмәкәрләрнең ин яхшы советы” дип исемләнгән IV республика бәйгесе җинүчеләренә бүләк тапшыру тантанасы булды. Башкалага икътисад үсешенә зур йогынты ясаучы кешеләр җыелды. Бәйгенен әлеге финал өлешендә 25 район катнашты. 


Әлки муниципаль районы “Иганәчелек һәм социаль проектларны үстерүдә үз өлешләрен керткәннәре өчен” номинациясендә җиңүче булды. 
Бәйгегә җыелучылар районнарнын әлеге юнәлештә тәҗрибәләре, башкарма хакимиятнең инфраструктура үсеше буенча хезмәтләре белән үзара эшләү технологияләре, идарә, технология, азык-төлеккә кагылышлы яңалыкларны кертү турында таныштылар. 


Әлеге бәйге милли проектларны тормышка ашыруда, муниципаль районнарның иҗтимагый-игътисадый үсешендә эшмәкәрләр советы йогынтысын арттыру максатыннан үткәрелә. 


Номинацияләрдә җинүчеләргә Ассоциация әгъзаларыннан – предприятие һәм оешмалардан сертификатлар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев