Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укучылары һәм укытучылары көч сынашты

“Алинә” универсаль спорт залында хезмәткә һәм саклануга әзер бул (ГТО) күрсәткечләре буенча кышкы фестиваленең муниципаль этабы үтте. Анда районның бар мәктәп укучылары, шулай ук физкультура укытучылары катнашты.

Белем бирү йортлары арасында 1 нче урынны – Базарлы Матак урта мәктәбе, 2 нче урынны – гимназия, 3 нче урынны Иске Матак урта мәктәбе яулады. 
Малайлар арасында 1 нче – Станислав Спиридонов, 2 нче – Дмитрий Советников, 3 нче Вәсил Гобәйдуллин булды.  
Кызлар арасында җиңүчеләр: 1 нче урын – Ралина Камалетдинова, 2 нче урын  – Сөмбел Миңһаҗева, 3 нче урын –  Камилә Гәрәева. 
Борискино мәктәбенең физкультура укытучысы Виктор Леонидович Захаров, иң күп балл җыеп, мөгаллимнәр арасында иң көчлесе дип табылды. 
22 февральдә Алексеевскида үтәчәк кышкы фестивальнең зона этабына безнең район данын якларга  Дмитрий Советников, Станислав Спиридонов, Алиса Максимова, Камилә Гәрәева барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев