Әлки районы үзәге халкын бүген ниләр борчый?
Базарлы Матак авыл советының киңәйтелгән утырышы Балалар иҗат йортында тамаша залы халык белән тулы халәттә узды.
Биредә, депутатлардан тыш, учреждение, предприятие коллективлары вәкилләре, халыкка хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре, Базарлы Матак һәм Түбән Биктимер авылларында яшәүчеләр катнашты.
Балалар иҗат йорты фойесында, биредәге төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар ясаган эшләнмәләр белән танышырга мөмкин иде. Ә залда исә район мәдәният йорты хезмәткәрләре хәзерләгән бик эчтәлекле концерт күрсәтелде.
Киңәйтелгән сессия эшен район Советы рәисе, Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгы Александр Никошин алып барды. Ул, әлеге җирлектә ел дәвамында башкарылган эшләр, агымдагысына планнар буенча чыгыш ясарга, сүзне Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусинга бирде.
Рәшит Солтанбәк улы үз докладында күп кенә саннарны атап үтте. Район үзәгендә ел саен өйләр, урамнар арта бара. “Төньяк” микрорайонында Мирсәет Сөнгатуллин, Дмитрий Чуманов, Петр Шувалов, Фәрит Гатауллин исемендәге яңа дүрт урам барлыкка килгән. Бу микрорайоннан, халыкка өйләр төзү өчен, 200 ләп җир кишәрлеге бүлеп биреләчәк. Шуңа да биредә, яңа су скважинасы казытып, башня бастырып куйганнар. Урамнарга суүткәргечләр тартылган.
“Урман хуҗалыгы” поселогы елдан-ел үсә бара. Бу төбәктә яшәүче гаиләләр өчен универсаль спорт мәйданчыгы төзелде. Иганәчеләр хисабына җиткерелгән “Өмет” мәчете ачылды. Мәктәп, балалар бакчасы, парк һәм кибет төзелешләре өчен җир кишәрлеге рәсмиләштерелгән.
Базарлы Матакның Көнчыгыш урамы ягында яшәүчеләр өчен ел саен төрле яңартулар, төзелешләр башкарыла. 2021 елда бу урам башында республика программасы нигезендә спорт скверы төзелеше башланган иде. Башта, балалар актив ял итсен өчен, төрле җиһазлар урнаштырылды, утыргычлар куелды, җәяүлеләр юлы ясалды. Икенче елны скверда 13 төрле яңа уен җиһазлары урнаштырылды, өстәмә тротуарлар төзелде. Соңрак монда олылар һәм балалар ялы өчен аерым зоналар булдырылды. Спорт белән шөгыльләнергә, йөгерергә, велосипедта йөрергә юллар ясалды, экстремаль спорт өчен “Памп-трек” төзелде. Аннан футбол мәйданчыгы булдырылды. Хәзер монда күпләр үз вакытын файдалы һәм кызыклы үткәрә ала.
Рәшит Мусин Актай елгасы ярларын төзекләндерү эшләре барышы белән дә таныштырып үтте:
– Монда җәяүлеләр өчен юллар ясалды һәм ял зонасы булдырылды. Быел район җитәкчелеге тырышлыгы белән биредә ял итү урыны төзелешләре дәвам иттереләчәк. Тиздән Актай елгасы яр буйлары халыкның яраткан урынына әвереләчәк, –дип ышандырды ул.
Базарлы Матакта халыкны су белән өзлексез тәэмин итү буенча күп төрле эшләр башкарыла. Искәндәр Сафин җитәкчелегендәге “Әлки коммуналь челтәрләр” оешмасы тырышлыгы белән ун урамда су трассаларының төзексезлеге юк ителгән, берничә су скважинасының насослары алыштырылган.
Җәйге чорда Тукай, Вахитов һәм Хәмидуллин урамнарында суга өзеклекләр килеп чыга. Шуңа, өстәмә ике скважина бораулатып, бу хәлне күпмедер җайлаганнар.
Быел исә “Чиста су” программасы нигезендә яңа трассалар Дзержинский, Тынычлык, Залаков урамнарына сузылачак. Шулай ук Афанасьевтан Тукай урамы башына чаклы суүткәргеч салыначак. Киләчәктә бу торбаларга Көньяк, Хәмидуллин, Вахитов урамнары да тоташачак. Ә Афанасьев урамы башына, яңа скважина казытып, башня торгызу каралган.
Былтыр Актай, Колхоз тыкрыгы, Җиңүнең 40 еллыгы һәм Филиппов урамнарының бер өлешенә асфальт юл салынган.
“Юлда куркынычсыз хәрәкәт итү” программасы нигезендә күп кенә урамнардагы юлларның җәяүлеләр урыны буяулары яңартылган, ясалма сикертмәләр куелган.
Базарлы Матак авыл җирлеге урам-тыкрыкларын, караңгы төшкәч, 1406 лампа яктыртып тора. Былтыр республика программасы нигезендә җиде урамда лампалар энергияне сакчыл файдалана торганнары белән алыштырылган. Авыл җирлеге башкарма комитеты, өстәмә баганалар утыртып, кайбер тыкрыкларга урам лампалары урнаштырган. Әле андый өстәмә яктырткычлар быел да куелачак. Янып чыккан 114 лампа да алыштырылган.
Рәшит Мусин җәйге чорда район үзәге урамнарына чәчәкләр, куаклар, агачлар утыртып , аларны тәрбияләп торуда булышкан хезмәт коллективларына рәхмәтләрен җиткерде.
Җитәкче кышкы айларда урамнарны кардан арындыру буенча башкарылган эшләре белән таныштырды. Хәер, анысы барыбызның да күз алдында: урамнарны кардан көн-төн чистарталар. Биек булып өелгән карларны кичләрен, төнге сәгатьләрдә, автомобиль хәрәкәте кимегәч, төяп ташыйлар.
Рәшит Мусин, җирлектә күп маллар асрап, продукция тапшыручыларны мактап атады. Республикадагы шәхси хуҗалыкны үстерүгә юнәлтелгән программалардан халыкны активрак файдаланырга чакырды.
Аннан Александр Никошин халыкка хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләренә сүз бирде. Алар бер уңайдан быел халык өчен кертелгән кайбер социаль юнәлештәге яңалыклар белән таныштырдылар.
Сходта өлкән яшьтәге бер абый: “Бер кешедән 800 сум җыеласы үзара салымның 210 сумы җирлектәге зиратлар эшләренә тотыла, диелгән. Ул нинди эшләргә юнәлтелә икән?”– дип сорады.
Александр Федорович чыгышын шул сорауга җавап бирүдән башлады:
– Зиратларга төрле эш кораллары сатып алына. Моннан тыш, карт агачларны кисеп, аларны кырыйга чыгару эшләре алып барыла. Үзара салым ел дәвамында шундый хезмәтләргә тотыла. Дөресен әйткәндә, бу сумма гына җитми дә әле. Чөнки район үзәге халкы җыйган үзара салым акчасы дүртләтә субсидияләнми. Ә район үзәгендә үзара салым хисабына башкарасы эшләр бик күп. Әйтик, хәзер авылда 8 су башнясы кышын файдаланылмый. Җәй айларында аларын да эшләтәбез, әмма кайбер урамнарга су килми. Комиссия, урамнар буенча йөргәндә, суның урынсызга тотылуын ачыклый. Кемнәр түбәнлектә яши, шулар суны каз-үрдәк өчен күл ясарга файдалана, яисә агачларга агызып ята. Шул ук вакытта башкаларга эчәргә дә су килми. Алай булырга тиеш түгел. Бу хәлдән суга счетчиклар куйдырып кына котылып булыр ахры, – диде ул, үзенең борчылуын да белдереп.
Аннан Александр Никошин, докладны тулыландырып, Базарлы Матакта быел башкарыласы төзелешләрне санап үтте:
– Быел сигезәр фатирлы өч йорт җиткереләчәк. Ул ятимнәргә дип төзелә. Әмма барысында да яшәмәсләр алар, шул сәбәпле фатирлар укытучыларга, медицина хезмәткәрләренә һәм башка белгечләргә дә бирелер. Быел район социаль яклау бүлеге бинасы ремонтланыр. Базарлы Матак хастаханәсенең “сөт кухнясы” матур итеп яңартылыр. Хәрби комиссариатның чакыру пункты төзекләнер. Аграр көллияттә җылылык буенча эшләр башкарылыр, – диде.
Ул шулай ук залда утырган халыкны үзәкләштерелгән канализация төзү программасы белән таныштырды, су белән тәэмин итү буенча башкарылачак эшләрне атады, урам юлларын ремонтлау дәвам ителәчәгенә ышандырды.
Ахырдан Александр Никошин шәхси хуҗалыгында 48 баш савым сыеры асраган Фаил Фәтхетдиновка, махсус хәрби операциядә катнашучы батыр уллар тәрбияләгән аналар: Румия Гәрәева, Нәгыймә Гуляева, Надежда Вассунова, Людмила Мироноваларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Базарлы Матак башкарма комитеты исеменнән 50 ел дәвамында үрнәк гаилә булып яшәгән Җүәйрә һәм Галимулла Төхвәтуллиннарга, өй тирәләрен җәй әйләнәсе чәчәкләргә күмеп яшәгән Рәшит һәм Рәфидә Хәйретдиновларга, өйләре янында үз көчләре белән балалар уен мәйданчыгы төзегән Роза һәм Ринат Галимовларга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Шулай ук үзләренә беркетелгән территорияне һәрчак тәртиптә тоткан “Алинә” һәм “Ләйсән” спорт корылмалары, “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе, район мәдәният бүлеге һәм район социаль фонды хезмәт коллективлары бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев