Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәк хастаханәсендә республиканың клиник һәм балалар клиник хастаханәсе табиблары халыкны кабул итте

16 мартта “Бердәм Россия” сәяси партиясенең сәламәтлекне саклау һәм спортны үстерүгә нигезләнгән проеклары кысасында чаралар узды.

 
“Сәламәт киләчәк” проектын тормышка ашыру максатыннан,  район үзәк хастаханәсендә республиканың  клиник һәм балалар клиник хастаханәсе табиблары халыкны кабул итте.  Эндокринолог, пульмонолог, оториноларинголог – олыларны кабул итте. Балалар эндокринологы, пульмонологы да бар иде. Нәниләрне аллерголог, невролог һәм оториноларингологка күрсәтү мөмкинлеге дә булды.


Өлкән яшьтәге авыруларга, диспансер исәптә торучы затларга, гарипләргә, шулай ук мобилазациял-әнүчеләрнең әниләре һәм хатыннарына зур игътибар булды. Гомумән алганда, табиблар 45 олы кешене һәм 74 баланы кабул итте. Аларның күпләренә республика клиникаларында дәвалануны дәвам итү өчен юллама бирелде. 


Партиянең “Балалар спорты” проектының бурычы – укучыларның спорт белән даими рәвештә мөмкин кадәр күбрәк шөгыльләнүләренә ирешү.   Проект кысасында район үзәгендәге “Ләйсән” йөзү бассейнында Казанның олимпия резервы спорт мәктәбе һәм җирле “Актай” су полосы ярышчылары арасында иптәшләр уены булды.    


Ярышчыларны сәламләп, Александр Никошин: “Балалар спорты” проекты райондагы мәктәп һәм гаммәви спортны үстерүдә этәргеч ясады. Су полосы ул – катлулы, зур күнекмәләр таләп итүче спорт төре. Әмма ул чыныктыра, көндәшлек хисе уятып, җиңүләр яуларга теләк тудыра ”, – диде һәм спортчыларга җиңү теләде.


Матч төгәлләнгәннән соң, командаларга призлар бирделәр. Александр Федорович “Актай” командасыннан булган Замирә Сәлахованы туган көне белән котлап, аңа истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев