Әлки районында «Безнең ишегалды» игелекле күршеләр фестивале узды
Татарстанда «Безнең ишегалды» игелекле күршеләр фестивальләре дәвам итә. Ул шул ук исемдәге республика программасы нигезендә барлыкка килде.
31 июльнең кояшлы кичкә авыша башлаган сәгатьләрендә әлеге фестиваль Әлки районында да гөрләп узды. Эш сәгате беткәннәр дә, көне буе өй хезмәтеннән ялыкканнар да, көче ташып торган балалар да ашыкты аңа.
Бәйрәм Базарлы Матакның спорт һәм уен мәйданчыклары, амфитеатры булган, район халкын, кунакларны, актив ял һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны даими җәлеп итә торган урыны –Үзәк паркта үтте. Бу гүзәл почмак – Татарстанның йөзен үзгәрткән, 10 ел элек старт алган тагын бер проект – парклар, яр буйлары һәм скверлар төзү программасы нәтиҗәсе.
– Бүген бирегә бергәләп зур игелекле эшләр башкаручы күршеләр, фикердәшләр, район тормышында кайнап яшәүчеләр җыелды. Безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә туган ягыбыз көннән-көн матурлана, тирә-юнебез танымаслык булып яңара, киләчәккә ышаныч арта бара. Һәм бу – нәкъ менә без балаларыбызга, яшь буыннарга калдырырга теләгән мирас, – дип башлап җибәрде фестивальне район мәдәният йорты методисты Эльвира Зыятдинова.
– Республикабызда бүгенгесе көндә 35 тән артык төрле программа һәм проектлар гамәлгә ашырыла. Аларның берсе генә дә районыбызны читләп үтмәде һәм үтми: 10 яңа һәм 9 төзекләндерелгән ФАПлар, быел куллануга тапшырылачак 24 объект, капиталь ремонт ясалган мәктәп һәм балалар бакчалары, 8 сквер, парклар, Ватанны саклаучылар елы уңаеннан яңартылган һәйкәлләр, һәр авылда каты каплам яисә асфальт салынган юллар, краннарда агып торган чиста сулар – барысы да шулар нәтиҗәсе. Еллап түгел, көнләп, сәгатьләп үзгәрә тормышыбыз. Безнең районда 16 күпфатирлы йорт бар. “Безнең ишегалды” программасын без 2020-2022 елларда тулысынча тормышка ашырдык. Ишегалларын төзекләндерүдә биредә яшәүчеләрнең активлыгын аерым әйтәсем килә. Сез, бу эштән читтә калмыйча, матурлык тудыруда турыдан-туры катнаштыгыз,– дип билгеләп үтте «Бердәм Россия» партиясенең райондагы җирле бүлеге секретаре Александр Никошин.
Аның сүзен республика активы вәкиле Илнур Галиев куәтләде:
– Соңгы 10 елдагы үзгәрешләрне күреп торасыз. Нәрсә генә эшләнмәсен, алар барысы да ныклы уйланган план нигезендә башкарыла. Районыгыз да көннән-көн үсә. Ишетәсезме, бөтен җирдә балаларның шат авазы яңгырый. Моннан да сөенечлерәк күренеш була аламы?– диде ул.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, республика активы вәкиле Алсу Нәбиева – районыбызның даими кадерле кунагы. Бу бәйрәмнән дә читтә кала алмады ул. Якташлар өчен чын күңелдән куануы йөзенә, һәр сүзенә чыкты аның. Ул республикабызда эшләп килүче милли проект, программалар турында тәфсилле чыгыш ясады. Ил күләмендәге зур чараларның нәкъ менә башкалабыз Казанда үтүенә, шәһәр һәм авылларыбызның ныклы адымнар белән киләчәккә юл яруларына басым ясады.
Күрше Алексеевск районының Биләр авылында туып-үскән Россия Герое, иҗтимагый ярдәм штабы әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков та Әлки районының матурлыгына, төзеклегенә соклануын яшермәде: “Кайда гына булмадым, ләкин бездәге кебек гүзәллек һәм уңайлыклар беркайда юк!”– диде ул.
Исегезгә төшерәбез: «Безнең ишегалды» программасы 2020 елдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов (2023 елдан – Татарстан Республикасы Рәисе) кушуы буенча тормышка ашырыла. Аны «Бердәм Россия» партиясе тәкъдим итте. Партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге әлеге программаны биш ел дәвамында республиканың барлык районнарында да гамәлгә ашыра, зурлыгы һәм катнашучылар саны буенча аңа ил күләмендә тиңнәр юк. Бүген 5174 ишегалды төзекләндерелгән, 1,5 миллионга якын татарстанлының, шул исәптән 300 меңнән артык баланың яшәү шартлары яхшырган.
Бәйрәм “Безнең ишегалды” программасын гамәлгә ашыруда актив катнашкан күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы белән дәвам итте. Аларны югарыда аталган мөхтәрәм кунаклар кулыннан Зөһрә Галиуллина, Рузилә Гыйззәтова, Фәүзия Гыймадиева, Рузилә Җиһаншина, Гөлнара Мәрдиева, Гөлсинә Мөхәмәтшина, Рим Нуретдинов, Фәүзия Сафина, Фәнис Ситдыйковлар алды. Барлык бүләкләнүчеләр исеменнән Базарлы Матакның Совет урамы 3 нче күпфатирлы йорты буенча өлкән җаваплысы Гөлсинә Мөнир кызы, чыгыш ясап, ил, республика, район җитәкчелегенә җылы рәхмәтләрен юллады. Ә бу вакытта фестиваль мәйданы янәшәсендә “Бердәм Россия”нең пикет палаткалары эшләде. Анда Татарстан Рәисен сайлауда «Бердәм
Россия» партиясеннән кандидат Рөстәм Миңнехановка теләктәшлек күрсәтеп, агитация материаллары тараттылар.
Тирә-юньдә спорт уеннары кызганнан-кызды. Балалар иҗат йорты, мәдәният бүлеге, мәктәп коллективлары көче белән әзерләнгән күргәзмәләр, мастер класслар эшләде. Аларны мәдәният йорты үзешчәннәре, артистлар Татьяна Ефремова һәм Радик Шәрифуллин концерты алыштырды. Болары инде “Татарстанда җәй” проекты кысаларында оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев