Әлки районында Бөек Җиңү көнен билгеләп үттеләр
612
0
9 Май – барлык буын кешеләрен берләштергән иң олы бәйрәм. Ул– илебезнең горурлыгын, бөеклеген, безгә Тынычлык, Яз, Тормыш бүләк итүчеләрнең батырлыгын һәм кыюлыгын чагылдырган хәтер көне.
Күз яшьләре аша елмайган миллионнар бүген зур тантанада катнашты.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг районыбызның Азат итүче һәйкәле янына – үзәк мәйданга йөзләрчә якташыбызны җыйды. Көн дә бәйрәмчә: бер көлде, бер елады ул.
Бәйрәмгә җыелган кешеләр дә табигатькә иярде: сугышның бөтен ачысын, авырлыгын күзалларга ярдәм иткән инсталляцияләр каршында уйга калды, ветераннарга карап шатланды, җыр-биюләргә кушылып күңел ачты, урыны-урыны белән тавышсыз гына күз яшьләрен эчкә йотты.
Менә район мәдәният йорты методистлары Эльвира Зыятдинова һәм Гөлия Яруллиналарның көр тавышы яңгырады. Җыелган бөтен халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, алар бәйрәмнең иң мәртәбәле кунаклары – сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре утырган машиналар колоннасы якынаюын хәбәр итте. Көчле алкышлар астында әлеге хөрмәтлеләребез үзләренә әзерләнгән урыннарга урнашты. “Мәйданда – Җиңү Маршы” дигән сүзләр катнашучыларны тагын бер кат җанландырып җибәрде. Бакча балалары, мәктәп укучылары, төрле оешма хезмәткәрләре колоннасы алкышлар астында мәйданга үтте.
Район мәдәният һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган төрле күренеш, җыр-биюләр 1941- 1945 елгы Бөек Ватан сугышын тагын бер кат тулысы белән күз алдына бастырды.
Митингны тантаналы төстә район башлыгы Александр Никошин ачты һәм кайнар котлауларын җиткерде. Шәһит киткәннәр истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итте. Аңардан соң якташларыбызны бәйрәм белән Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, "Кызыл Шәрык" ҖЧҖ генераль директоры Адель Хәйруллин, район хәрби комиссары вазифаларын вакытлыча башкаручы Илнар Хәмәтҗанов, илгә батыр уллар үстергән Туйбикә апа Сыраева, махсус хәрби операциядә катнашучылар исеменнән Олег Матвеевлар тәбрикләде. Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 11 сыйныф укучысы Салават Әһлиуллин яшь буынның җавап сүзләре белән чыгыш ясады.
Район башлыгы Александр Федорович иң кыю егетләребезне “Фронтка ярдәме өчен” медале һәм грамоталар белән бүләкләде.
Тантаналы митинг һәйкәл янына веноклар, чәчәкләр салу һәм Алмаз Сафиуллинның “Җиңү көне” җырын аягүрә баскан хәлдә тыңлау белән тәмамланды. Ә бу вакытта биектә төрле төстәге шарлар, күктә төркем-төркем тынычлык кошлары очты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев