Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында бөртеклеләрне урып-җыю эшләре 92 процентта башкарылды

Районда бөртеклеләрне урып-җыю эшләре барлык мәйданның 92 процентында башкарылды.

Дөрес, урак барышында әледән-әле явып киткән яңгырлар эшләрне туктатып торырга мәҗбүр итте. Шулай да “Востокзернопродукт”ның Үзәк Әлки территориаль идарәсе Республика көненә кадәр урып-җыю эшләрен төгәлләүгә иреште. Шулай ук Хәмитов Ф.Г. крестьян-фермер хуҗалыгы уракны беренчеләрдән булып тәмамлый алды. Башка крестьян-фермер хуҗалыкларында да бөртеклеләрне җыеп алу соңгы гектарларда башкарыла.

“Хузангай” җәмгыяте чит районнардагы басулардан уңышны тулысынча диярлек суктырды. Бу көннәрдә аларның күпчелек комбайннары Әлки кырларында эшли. Алар уракны берничә көн эчендә төгәлләү өчен тырышалар.

Бер үк вакытта район кырларында көзге чәчү эшләре башкарыла. Җирләр дымга туенганга, аны эшкәртү, чәчүне сыйфатлы  башкаруга уңай мөмкинлек туды. 
Быел безнең игенчеләр алдында 22 мең гектар уҗым культуралары чәчү бурычы тора. Шуның 12 мең гектарыннан күбрәк мәйданда әлеге мөһим эш инде башкарылды да.

Районда кукуруздан силос салуга керештеләр. Бу эшкә, беренчеләрдән булып, Көньяк Әлки идарәсе кереште. 
Шулай ук көнбагыш тизрәк өлгерсен өчен, аны десикацияләү башланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев