Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында элеваторга яңа уңыштан уннарча тонна икмәк кайтты

“Кызыл Шәрык”-Агро”ның “Үзәк Әлки” территориаль идарәсе урып-җыю эшләренә узган атна ахырында төшкән иде.

Механизаторлар башта “Карга” отряды кырларындагы 181 гектар мәйдандагы уҗым бодаен суктырганнар. Уңышы да куанырлык: һәр гектардан 40 ар центнерга якын чыккан.

Без игенчеләр янына барганда, комбайннар элеватор янындагы көзге бодай кырында эшлиләр иде.
Демидовка авылыннан Сергей Захаров “Акрос” комбайнында тугызынчы сезон урып-җыюда эшли. Ә аның комбайнчы стажына 35 ел икән. Ул –  “Үзәк Әлки” идарәсенең иң тәҗрибәле механизаторы: ел әйләнәсе “Атлас” тракторында хезмәт куя. Язын исә кукуруз, көнбагыш чәчүдә эшләгән.
Комбайн штурвалы артына ул сигезенче сыйныфны тәмамлагач утырган. Дөрес, яшь егет ул чакта комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Ике елдан – 1989 елда аңа үзенә комбайн ышанып тапшырганнар. Сергей Захаров техниканы яхшы белә, бик сакчыл эшли. Шуңа да кызу эш чорында ул ватылулар белән җәфаланмый.
Район комбайнчылары ярышында һәрчак алдынгылар исемлегендә ул. Берничә ел республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән комбайнчылар конкурсында да җиңүче булды.
Сергей Захаров өчен быелгы 35 нче урак сезоны да хезмәт казанышлары китерсен дип телик.
Салман егете Рамил Садыйковка өч ел элек югары егәрлекле  “Клаас” комбайны тапшырганнар. Рамил чит илдә җитештерелгән әлеге яңа комбайн белән бик тиз “уртак тел” тапкан.
–     Бу кырда игеннәр бик әйбәт өлгергән. Комбайн “җырлап” суктырып  бара. Безне җитәкчеләр дә бик кайгырта:  игеннәрне кырдан элеваторга ташып торырга машиналар җитәрлек беркетелгән, ягулыкны вакытында китертәләр, туклануны оештыралар, – ди Рамил Садыйков.
Ургәгардан Әхәт Шәрипов “Нью Холланд” комбайны белән ул 2004 елда идарә итәргә алынган. Егерменче сезон инде ул шул техникасы белән урып-җыю эшләрендә катнаша.
Мин аңардан эшләгән өчен түләү шартлары белән таныштырдылармы дип сорадым.
–     Һәр елны уракка төшәр алдыннан хезмәт хаклары нормативлары белән безне таныштыралар. Быел эшли генә башладык әле, урып-җыю өчен хезмәт хакы алган юк. Ә менә былтыр бик әйбәт түләгәннәр иде, – ди Әхәт Шәрипов.
Бу кырда эшләүче өч комбайнга прицеп таккан өч “Камаз” беркеткәннәр. Алар барысы да шәхси машиналары белән ярдәмгә килгән егетләр. Шоферлар Сергей Кузнецов, Илдар Яхин һәм Мансур Гатин басу белән элеватор арасында өлгер йөриләр.
Мансур Гатин белән сөйләшәбез.
–    Монда кыр элеваторга якын. Без ерак кырларда эшләгәндә дә, комбайннар икмәк тулы бункер белән басып тормасыннар өчен, өлгер эшлибез, – ди Мансур. – Без барыбыз да урак чорында һәр елны шулай ярдәмгә киләбез. Шәхси йөк машинасы булганнар техниканы яңа сезонга әйбәтләп хәзерли. Әнә минем машина әрҗәсе ничек герметиклап ясалган. Бер бөртек тә төшеп калмый,– ди шофер егет.
Июль уртасында башланган урак районда кара көзгә кадәр дәвам итә. Чөнки районда бөртек өчен кукуруз һәм көнбагыш та күп чәчелә. Ә ул культуралар соң өлгерә. Иң мөһиме, күп көч һәм чыгымнар тотып үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алырга язсын егетләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев