Әлки районында “Геройның әтисе” дип исемләнгән күргәзмә ачылды
Батыр йөрәкле, көчле рухлы сугышчы солдатларны тәрбияләүчеләр кемнәр?
Билгеле, беренче чиратта, әтиләр. Шуны искә алып, республика күләмендә “Геройның әтисе” дип исемләнгән күчмә фотокүргәзмә оештырылган да. Һәм менә ул, районыбызга китерелеп, 2 сентябрьдә Базарлы Матак мәдәният йортында тантаналы төстә ачылды.
Күргәзмә “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды, “Бердәм Россия” партиясе, республиканың әтиләр һәм офицер хатыннары берлеге тарафыннан оештырылган. Анда Татарстанның төрле районнарыннан махсус хәрби операциядә катнашкан каһарманнарны үстергән әтиләрнең фотосурәтләре урын алган. Алар арасында күрсәткән батырлыгы өчен илнең иң зур бүләгенә – Россия Герое исеменә лаек булган якташыбыз Раил Габдрахмановның әтисе Наил Хәсәнҗан улы да бар.
Барлыгы – 47 фотосурәт. Гаилә башлыгы – үзәктә, аның кулында батыр улы рәсеме. Шунда – ук каһарманлыгы өчен солдатка тапшырылган күкрәк билгесен дә күрәбез. Һәм билгеле, сугышчы кылган батырлык турында да тәфсилләп язылган. Күргәзмәне караганда, шуңа да игътибар итәсең: бүгенге көн геройларының әтиләренең күбесенең иңбашларында – погоннар, күкрәкләрендә – медальләр. Алар Эчке эшләр министрлыгында хезмәт куючылар, Әфган сугышында катнашучылар, хәрбилекне һөнәре итеп сайлаучылар. Наил абый Габдрахманов та – милиционер булып хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан кеше. Бу әтиләр ватанпәрвәрлек хисен улларына тапшыра алган, аларны намуслы, кыю итеп тәрбияләгән.
Күргәзмә ачылганчы, фотосурәтләрне караучылар арасында Раил Габдрахмановның әнисе Лира Мөдәррис кызы да бар иде. “Нинди хисләр кичерәсез?” – дип мөрәҗәгать иттем аңа.
– Горурлык, билгеле. Улыбыз Раил махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк катнаша. Ул – Россия офицеры. Аның һөнәре – илне саклау. Һәм ул үз бурычларын намус белән үти. Илнең иң зур бүләгенә ия булуы – моның дәлиле. Һәм фотосурәтләре бирегә куелган әтиләрнең уллары, гомумән, бүгенге көндә илебезне яклаучы һәр солдат – герой, – диде ул, һәркайсының исән-имин әйләнеп кайтуын теләп.
Күргәзмә ачылышында сүз алган район башлыгы Александр Никошин намус белән илебез чиген саклаучы егетләребезнең һәркайсы белән горурлануыбыз турында сөйләде. Кызганыч, һәлак булучылар да күп. Фотосурәтләрдәге сугышчыларның да күбесенең, хәрби бурычны үтәгәндә, гомере өзелгән.
– Аларны без беркайчан да онытмабыз. Бу сугышчыларның исемнәре стела һәйкәлләренә уелыр, мәдәният йортлары, мәктәпләр, урамнар ул батырларның исемен йөртер. Кылган гамәлләре, каһарманлык үрнәге булып, мәктәп дәресләрендә сөйләнер, – диде ул, бер минутлык тынлык игълан итеп.
Хәрби хезмәткәрләребезнең үз гомерләрен фида кылып, нинди кыю адымнарга баруларын укып, үзең өчен гыйбрәт алырлык күргәзмә 12 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Һәм аны теләгән һәркем килеп карый ала.
Күргәзмәдә әтисе рәсеме янында фотосурәте урын алган биш сугышчы – Россия геройлары, 40ы – “Батырлык ордены” кавалерлары, икесе башка дәүләт бүләкләренә ия булган: IV дәрәҗәдәге “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены, “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев