Әлки районында гриппка каршы вакцина кадату башланды
Көз җитеп, көннәр суытуга, грипп чире баш күтәрә. Медицина хезмәткәрләре әйтүенә караганда, йогышлы әлеге чиргә каршы вакцина ясату өчен сентябрь иң кулай ай санала икән.
Базарлы Матак поликлиникасында һәм авыллардагы фельдшер пунктларында әлеге вакцинаны кадату башланды. Бу профилактик чара күп кешеләр белән аралашучыларга аеруча мөһим.
“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе коллективы гриппка каршы вакцина кадатып кайтты. Аны безгә Базарлы Матакның йогышлы чирләр бүлеге бинасында – аерым бүлмәдә процедура шәфкать туташы Алсу Яруллина ясады.
Бездән бары тик паспорт соралды. Шуның нигезендә теркәлү үткәч, беләккә “Совигрипп” исемле вакцина кертелде.
– Әлеге вакцина күп еллар дәвамында сыналган, бик ышанычлы һәм уңай нәтиҗәләр биреп килә. Ул кешеләрдә дуңгыз гриппына каршы да иммунитет булдырырга ярдәм итә, – ди Алсу Яруллина.
Кыскасы, вакцина ясатырга уйласагыз, бу эшне кичектермәгез, аны сезгә тиз һәм түләүсез ясыйлар. Иң мөһиме – һәркайсыбызга шифасы тисен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев