Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче тыл ветераны Миңлегөл Гафиятуллинага 101 яшь тулды

Миңлегөл Кадыйр кызын гомер бәйрәме белән Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов котлады.

Миңлегөл апа 1925 елның 15 февралендә Әлки районы Түбән Әлки авылында дөньяга килә. 1942 елда урта мәктәп тәмамлап, педучилищеда читтән торып укый. Түбән Әлки кызын 1943 елда Карга мәктәбенә башлангыч сыйныфларны укытырга билгелиләр. Менә шул килүеннән Каргадан китми инде ул. Булачак ире Сафа сугыштан кайта, ә ул аның апаларында фатирда тора, беренче күрүдә үк егет кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. "Чыкмыйча булмый, дип уйладым, - ди Миңлегөл апа. - Үзе матур, офицер - өлкән лейтенант, түшендә медальләре ялт-йолт килеп тора. Шунда ук гашыйк булганмын инде..."


Сугыш елларында мәктәп тормышын ул болайрак искә ала: "Халкы ул чакта ук бик гадел, уңган иде". Мәктәптә 12 укытучы - барысы да кызлар. Кайбер сыйныфларда 37шәр бала укый, 24 укучыдан ким булган класс юк. Миңлегөл апа параллель рәвештә 2 нче, 4 нче сыйныфларны укыта. Ике класска 61 бала. Мәктәпне жылытыр өчен чиратлашып урманга - агач ботаклары урларга да барырга кирәк. Яланаяк, яланөс бит - адәм баласы ул авырлыкка ничек чыдагандыр? Көндез укытып, төнлә колхоз хезмәтендә булалар, җырлап күңел юата яшь мөгаллимәләр.


Миңлегөл апа биш бала үстергән, бүген улы Ринат абый, килене Рәхилә апа тәрбиясендә картлык әҗере күреп гомер итә. Миңлегөл Кадыйр кызының тормышы күпләрнең йөрәгендә тирән эз калдырган вакыйгаларга бай, батырлык һәм ныклык үрнәге ул. Сугыш чоры михнәтләрен үз җилкәсендә күтәргән. Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килсә дә, ветеран бүгенгесе өчен бик шөкер итеп, балалары, оныклары ихтирамын тоеп, канәгать булып гомер кичерә. Бөтен яңалыктан хәбәрдар ул. Һәрнәрсәгә аның үз фикере бар. Бик олы яшьтә булуына карамастан, ачык фикерле, күркәм сыйфатлы, мөлаем ак әбинең, шундый авыр тормыш юлын матур, башкалар горурланырлык итеп уза алуына сокланмый мөмкинме соң! Иң мөһиме – Миңлегөл апага нык сәламәтлек, иминлек, якыннары даирәсендә якты һәм шатлыклы көннәр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев