Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында Җиңү парады ничек узачак

Быел, 9 Май бәйрәмен үткәрүдә иминлекне тәэмин итү мөһим мәсьәлә булып тора.

Базарлы Матакта  Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг, төрле чаралар күп халык катнашында үза. Быел бәйрәмгә килгән халыкны металл рамкалары аша үткәрү каралган. Моны анда катнашучылар, саклык чаралары булуын аңлап, сабыр кабул итсеннәр иде, диелде Җиңү көненә багышланган район киңәшмәсендә.


Елдагыча бәйрәм иртәсендә Азат итүче солдат һәйкәле алдыннан парад үтәчәк. Башта райондагы төрле хезмәт коллективлары, җәмәгать оешмалары активистлары колоннасы үтә, аннан махсус транспортлар уза.


 Быел районнарда Үлемсез полк маршлары каралмый. Әмма бәйрәм үтәсе урыннарга әтисенең, бабасының, туганнарының фоторәсемен тотып чыгулар хупланачак.


Тантаналы митингтан соң Азат итүче солдат һәйкәленә – Мәңгелек ут итәгенә гирляндалар, веноклар, тере чәчәкләр куелачак.
Бәйрәм программасы нигезендә бу урында сәнгать осталары, мәктәп укучылары катнашында концерт булачак. Үзәк паркта Лисенков исемендәге музей экспонатларыннан торган хәрби палата эшли башлар. Янәшәдә исә “солдат боткасы”ннан, кайнар чәй, коймактан авыз итәргә мөмкин.
Колос кинотеатры бинасы каршында оркестр катнашында хәрби- патриотик темага концерт дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев