Әлки районында юл хәләкәтендә трактор йөртүчесе зыяе күрде
Яңалыклар

Әлки районында юл хәләкәтендә трактор йөртүчесе зыяе күрде

2 декабрьдә кичке сәгать дүртләрдә Алексеевск-Югары Колок юлының 75 нче чакрымында юл һәлакәте булган.

SCANIA йөртүчесе караңгыда, куркынычсыз тизлекне сакламыйча баруы сәбәпле, “Беларус-1221” тракторына бәрелгән. Йөк машинасы рулендәге ир-атның сәламәтлегенә зыян килмәгән. Ә менә тракторда барган райондашыбыз,  күкрәк читлеге бик нык бәрелү сәбәпле, Базарлы Матак хастаханәсенә китерелгән. 
1962 елгы SCANIA йөртүчесе Самара өлкәсеннән булган. Йөртү таныклыгы алуына да 40 елдан арткан әлеге ир-атның 2 елда 7 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы билгеле


Нет комментариев