Әлки районында коррупциягә каршы көрәш буенча утырышы булып узды
Әлки районында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Аны район башлыгы Александр Никошин алып барды. Утырышка авыл җирлекләре башлыклары, оешма-учреждение җитәкчеләре чакырылган иде.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар сатып алуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру буенча бердәм комиссия эше һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алуларны (товарларны, хезмәтләрне) гамәлгә ашырганда ачыклыкны, намуслы конкуренцияне һәм объективлыкны тәэмин итү чаралары;
- Әлки МРда “Көнкүреш коррупциясе һәм аңа каршы көрәш” программасын гамәлгә ашыру барышында законнарның үтәлеше;
- “2015-2027 елларда Әлки муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” муниципаль программасы чараларын гамәлгә ашыруның барышы.
Һәр мәсьәлә буенча чыгышлар тыңланып, нәтиҗәләр ясалды.
Соңыннан район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Гүзәл Заһидуллина Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чараларны әзерләү һәм уздыру буенча йөкләмәләр исемлеге белән таныштырды. Александр Федорович тарафыннан аңа өстәмәләр кертелде.
“Тәкъдим дә итмә, алма да!” девизы белән үткәрелгән утырыш комиссиянең һәр мәсьәләгә кагылышлы карарлар кабул итүе белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев