Әлки районында Мәдәният хезмәткәрен бәйрәм белән котладылар
25 мартта илебездә сәнгать дөньясында кайнаучылар үз бәйрәмнәрен – Мәдәният хезмәткәре көнен билгеләп үтте. Районыбызда тантаналы чара мәдәният йортында 27 мартта уздырылды.
Мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре алар – сәнгать аша кеше күңелен, рухын дәвалаучылар, талантларны ачарга ярдәм итүчеләр, дөньяга матурлык өстәүчеләр. Әлеге иҗат кешеләрен котларга дип сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Александр Никошин да шуларга басым ясады.
– Сез башкалар ял иткәндә, бәйрәм кәефе бүләк итүчеләр. Бүген дә ял итәсе урынга, сез эштә: бәйрәм чарасын үзегез алып барасыз. Шатлыклы көннәрдә дә, кайгылы чараны да оештыручылар ул – сез. Шуның өчен дә сезгә рәхмәт, – диде ул.
Район башлыгы әлеге тармакта эшләүчеләрнең исәп буенча, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләреннән тыш, икенче урында булуларын да әйтте. Клуб булмаган бер генә авыл да юк. Бар очрашулар шунда үтә. Авыл кешесенең ял итү өчен бердәнбер чыгар урыны ул. “Мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләндерелеп бетте диярлек. ФАПларны яңарту өстендә эш бара. Ә менә начар хәлдәге клубларыбыз шактый әле. Әлеге мәдәният учакларын төзек хәлдә күрәсе килә. Шуңа да мин моны үземнең дә беренчел бурычым дип саныйм”, – диде Александр Никошин.
Соңгы елда мәдәният хезмәткәрләре үзләреннән зур өлеш керткән тагын бер чара ул – Украинадагы махсус операция барган урыннарга ярдәмдә үз өлешләрен кертү. “Ни дәрәҗәдә актив катнашуыгызны күреп торабыз. Сез бәйлисез дә, тегәсез дә, шәмнәр дә ясыйсыз. Кирәк-яракларны җыюда авыл кешеләрен дә җәлеп итәсез. Моның өчен дә сезгә рәхмәт”, – дип, ассызыклады район башлыгы. Әйе, безнең районның мәдәният хезмәткәрләре – оекбашлар бәйләүне беренчеләрдән булып оештыручылар. “Россия 24” каналының районыбызга килеп, әлеге эшчәнлекне бар республикага үрнәк итеп күрсәтүе – моңа дәлил.
27 март – Бөтендөнья театр көне дә. Мәдәният хезмәткәрләре белән театр артистлары бер-берсен тулыландыручылар дип әйтергә дә мөмкиндер.
Шуңа да бәйрәмнең әлеге көнгә туры килүе һич тә очраклылык түгелдер. Аларның барысын да сәхнәне, җыр-моңны, шигъриятне ярату, ә тулаем алганда, башкалардан аерып торучы сәләт берләштерә бит. Хезмәткәрләрен котлар өчен сүз алган районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина да шулар турында сөйләде.
– Хезмәттәшләремне театр көне белән дә котлыйм. Без әлеге сәнгатькә нигез салучыларның берсе булган якташыбыз – Югары Әлки кызы Галия Булатова, зур сәхнә йолдызларыбыз Исламия Мәхмүтова, Рузия Мотыйгуллина, Әсхәт Хисмәтов, Фәнис Кәлимуллин белән горурланабыз. Бүгенге көндә районыбызда 3 халык театры: берсе район мәдәният йортында, Әхмәт һәм Югары Әлморза авыл клубларында эшләп килә. Теләгем: алар үссен, башка авыл клубларындагы төркемнәр дә халык театры исемен алсын иде, – диде ул, бар хезмәткәрләргә дә җылы теләкләрен ирештереп.
Матур котлау сүзләре әлеге көндә тамашачылар залында урын алган китапханә, музей, дәүләт киносы учреждениесе, музыка мәктәбе хезмәткәрләре, гомумән, әлеге тармакта барлык эшләүчеләргә юлланды. Гомер бәйрәмен, юбилеен билгеләп үтүче музей хезмәткәре Гөлсинә Гәрәевага аерым теләкләр әйтелде.
Бу бәйрәм – яхшылар арасыннан иң яхшыларын билгеләү өчен сәбәп бит. Шуңа да бер төркем мәдәният тармагы хезмәткәрләренә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев