Әлки районында “Мәктәпкәчә һәм гомуми белем учреждениеләрендә милли мәгариф мәсьәләләре” темасы буенча утырышы булып узды
Бүген, 25 нче сентябрьдә, район администрациянең кече залында оештыру комитетының “Мәктәпкәчә һәм гомуми белем учреждениеләрендә милли мәгариф мәсьәләләре” темасы буенча утырышы булып узды. Аның эшен район башлыгы Александр Никошин җитәкләде.
.jpeg)
Утырыш барышында район үзәгендәге балалар бакчалары, гимназия һәм мәктәп, мәгариф, мәдәният бүлеге җитәкчеләре чыгышы тыңланды. Алар администрация вәкилләренең сорауларына да җавап бирделәр.
Милли мәгариф өлкәсендәге эшнең елдан-ел үсә баруы тиешлегенә басым ясап, Александр Федорович һәр җитәкчегә бурычлар билгеләде, якын киләчәктә башкарыласы чаралар турында искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев