Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ришвәткә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы булды

Әлки муниципаль районында ришвәткә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы булды.

 Аны район башлыгы Александр Никошин алып барды. Шулай ук утырышта әлеге комиссиянең әгъзалары: район прокуроры урынбасары Луиза Хайруллина, Әлки районының эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ринат Зиятдинов, авыл җирлеге башлыклары, кайбер оешма җитәкчеләре катнашты. 
Утырышны район Советы юристы Алсинә Әхмәтҗанова ачып җибәрде. Ул 2022 елда хокук саклау һәм контроль-күзәтү учреждениеләреннән миграция хезмәте бүлегенә башкарган эшләре турында килгән актлары мониторингы нәтиҗәләре, килеп туган кимчелекләрне бетерү буенча башкарылган чаралар турында сөйләде. 
2022 елда район финанс-бюджет палатасы эшенең, шул исәптән җирле үзидарә хезмәтләренең, муниципаль бюджет оешмаларының финанс-хуҗалык эшләрен тикшереп, бюджет акчасының максатчан тотылуын контрольгә алу нәтиҗәләре буенча әлеге оешма рәисе Илгиз Габидуллин хисап тотты. 
Комиссия сәркатибе Алсу Хайруллина утырышта катнашучыларны “2015-2025 елларда Әлки муниципаль районында ришвәткә каршы сәясәтне тормышка ашыру” программасы чараларының тормышка ашырылуы һәм беркетмә карары проекты белән таныштырды. 
Утырыш ахырында ришвәтчелекне кисәтү эшендә ярдәм иткән бер төркем яшьләр район башлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев