Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында шахмат буенча “Буыннар бәйләнеше” исемле республика турнирының зона этабы үтте

7 апрельдә районның балалар иҗат йортында шахмат буенча “Буыннар бәйләнеше” дип исемләнгән республика турнирының зона этабы үтте.

Ярышларда Әлки, Нурлат һәм Аксубай районнары гаиләләре катнашты.  Команда 3 кешедән тупланды (1 дәү әти яисә дәү әни, әти-әнинең берсе һәм 14 яшькә кадәрге бер бала). 


Өлкәннәр арасында җиңүне Николай Фомин (Нурлат районы) яулады. 2 нче урында –  Юрий Еликов (Әлки районы), 3 нче урында Александр Терентьев (Аксубай районы). 


Әти-әниләр арасында 1 нче урында – Флен Зәйнуллин (Аксубай районы), 2 нче урында Гөлнара Фомина (Нурлат районы), 3 нче урында Сергей Еликов (Әлки районы). 


Балалар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында – Энгель Зәйнуллин (Аксубай районы), 2 нче урын – Ләйлә Фомина (Нурлат районы), 3 нче урын – Владислав Еликов  (Әлки районы).


Ярышлар районның яшьләр һәм спорт буенча бүлеге, Пенсия һәм социаль иминият бүлеге, Пенсионерлар берлеге бүлеге ярдәме белән оештырылды. 


Турнирның финал өлеше 18 апрельдә Казан шәһәрендә узачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев