Әлки районында Социаль хезмәткәр көненә багышлап тематик кичә узды
Яңалыклар

Әлки районында Социаль хезмәткәр көненә багышлап тематик кичә узды

Район мәдәният йортында Социаль хезмәткәр көненә багышлап, “Мәрхәмәтлелек яшәсен йөрәкләрдә” дип исемләнгән тематик кичә узды.

Район башлыгы Александр Никошин котлау сүзләрен җиткергәннән соң, әлеге тармакта эшләүче бер төркем хезмәткәрләргә Мактау грамотлары, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре исә бу уңайдан концерт программасы әзерләгән иде.


Нет комментариев