Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Созвездие – Йолдызлык 2023” фестиваленың гала-концерты узды

Балаларның сәләтләрен осталыгын ачу, аны үстерүдә “Созвездие – Йолдызлык” фестивале гаять зур этәргеч бирә.

Республикада әлеге фестиваль беренче презедент Минтимер Шаймиев хәер-фәтыйхасы белән башланып киткән иде. Инде йолдызлыкта катнашкан балалар арасыннан белемнәрен арттырып сәхнә йолдызлары булучылар да байтак.

ФОТОРЕПОРТАЖ


Күптән түгел район мәдәният йортында “Созвездие – Йолдызлык 2023” фестиваленың гала-концерты узды. Сәхнәдә иң көчле иҗат коллективлары, сәләтле балалар чыгыш ясады.


Концерт Базарлы Матактагы “Каенкай” балалар бакчасы хореографик коллективының биюе белән башланды.
“Йолызлык” фестивалендә катнашкан балаларның, аларның җитәкчеләрен район башлыгы Александр Никошин сәләмләде.


– Районыбызда сәләтле балалар бик күп. Алар музыка мәктәбе, балалар иҗат йорты, мәдәниять биналарында осталыкларын арттыралар. Күпләре профессиональ артист булып китмәсәләр дә, аларга бу сәләтләре тормышта кирәк булыр әле. Мин һәр иҗат коллективына, аларның җитәкчеләренә даими үсештә, яңалыкка омтылып яшәргә киңәш итәм. Сезгә иҗат уңышлары телим, – диде район җитәкчелеге.


Әлеге теләкләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Мурадымов та кушылды. 
Менә көчле алкышлар астында “Йолдызлык” фестиваленың җиңүчеләре аталды. Сәхнә түрендә “Вокал-соло” номинациясендә кече группада 1-нче дәрәҗә дипломына ия дип балалар музыка мәктәбе укучылары Тимур Баев, Илзирә Гимадиева табылды. Аларның җитәкчеләре Алмаз Сафиуллин.


Уртанчы группада шундый ук дипломнарга әлеге мәктәптән Полина Альтурович һәм Камилә Гайнуллина ия булдылар.
Сәхнәгә Базарлы Матак мәктәбе “Рухият” хореография группасы, Нәби Дәули исемендәге гимназиянең “Сердәш” вокаль ансамбле чакырылды, аларга дипломнар тапшырылды. Иң оста конфирансье дип Миләүшә Фәйзуллина (Базарлы Матак мәктәбе) табылды.
“Иң әйбәт җыр сүзләре” (текст) номинациясендә Язилә Әһлиуллина (гимназия) җиңүче булды.
Бүләкләр балалар чыгышлары: җырлары, биюләре белән сүрелеп барды.


Укучыларның сәләтләрен үстерүдә зур көч куйган тәҗрибәле укытучылар сәхнәгә чакырылып бүләкләнде. Алар арасында Фирдания Хәбибуллина, Алмаз Сафиуллин, Алсу Сутягина, Гөлия Мәрдиева, Рәзиля Гатыйпова, Венера Фәсахова бар иде. “Укытучылар һәм остазлар” елы белән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева кайнар котлауларын ирештерде.


Гала-концертны алып баручылар һәр чыгыш ясаган баланы үсендереп, мактап алганда да тәмле телле булдылар. Яшь җырчы Рәзил Гөбәйдуллин, Илзирә Гыймадиева, Динә Гатыйпова, Дарья Шувалова чыгыш ясар алдыннан шундый мактаулар яңгырады.
Гал концертта бик күп укучыларга, иҗат коллективларына икенче, өченче дәрәҗә дипломнар тапшырылды.


Гала концерт тәмам. Алдагы “Йолдызлык” фестивалендә яңа яшь йолдызлар сәхнәдә балкыр әле. Әлки бит ул – талантлыларга, сәләтлеләргә бай төбәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев