Әлки районында террорчылыкка каршы чираттагы киңәйтелгән утырыш узды
24 мартта Россиянең Федераль куркынычсызлык хезмәте ТР буенча идарәсенең Чистай шәһәрендәге бүлекчә җитәкчесе Рамил Нәҗмиев катнашында террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы узды.
Ул алда торган Ураза гаете, изге Пасха, 9 Май –Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәмнәре чараларын әзерләү һәм уздыру чорында иҗтимагый иминлекне көчәйтү һәм террорчылык актларын кисәтү, террорчылык һәм экстремистлык күренешләрен профилактикалауга багышланды.
Утырышны район башлыгы, комиссия рәисе Александр Никошин алып барды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчә җитәкчесе Дилүс Зарипов, Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов, комиссия сәркатибе Гүзәл Заһидуллиналар районда һәм авыл җирлекләрендә әлеге мәсьәләдә башкарылган эшләр, алда торган бурычлар хакында хисап тотты.
Хөрмәтле әлкилеләр, бәйрәмнәргә кайткан кунаклар! Һәркайда һәм һәрнәрсәдә уяу, сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев