Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев тарафыннан ифтар ашы узды

11 мартта “Актай” кафесында якташыбыз –ТР Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев тарафыннан ифтар ашы узды.


Ифтарда Базарлы Матакта яшәүче мөселманнардан тыш, авылларда яшәүче күп кенә ураза тотучылар катнашты. Аларны мәҗлескә авыл җирлекләре башлыклары туплап алып килгәннәр.

Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев мәҗлесне вәгазь сөйләүдән башлады. Аннан хәзрәт Коръән сүрәләре укыды.
Ифтар кунакларын район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Гадәттәгечә татар телендә ул мөселманнарны ураза ае белән тәбрикләде, һәркемгә сәламәтлек, тынычлык һәм тоткан уразаларының кабул булуын теләде.

Йөздән артык ифтар кунакларына Фоат Вәлиев мөрәҗәгать итте:

–    Мин әлеге мәҗлескә район үзәгеннән, авыллардан вакыт табып килүчеләргә олуг рәхмәтләрне җиткерәм. Мәчетләргә йөрүчеләр, илебезгә тизрәк тынычлык килсен, дип догалар кылалар. Моны бөтен район, Татарстан, илебез халкы көтә.  Фронтлардагы улларыбыз тизрәк өйләренә, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде, – диде Фоат Вәли улы.

Мәҗлестә Яңа Баллыкүл авылында яшәүче Габделхәй Саматов сүз сорап алды:

–    Фоат Вәлиевич яңарак кына үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мин әлеге табын артында утыручы барлык мөселманнар исеменнән аны шул шатлыклы вакыйга белән тәбриклим. Ул гомере буе изге эшләр, гамәлләр кылып яшәде һәм яши.  Аллаһы Тәгалә аны, олылап, озын саләмәт гомер белән сөендерсен, – диде ул.

Мәҗлестә авыз ачар вакыт җитте. Күмәк намаздан соң “Актай” кызлары хәзерләгән мул табында тәмле ризыклар белән туклану башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев