Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында урак экваторга якынлашты

Соңгы көннәрдә районда явып үткән яңгырлар урып-җыю эшләренә шактый тоткарлык ясады. Җәйге яңгыр да кирәк. Басулардагы күпьеллык үләнгә, кукуруз, көнбагышка дым бик тә ярап куйды.


Игенчеләребезгә, бөртек өчен кукуруздан тыш, 42 мең 360 гектардан уңышны җыеп аласы бар. Әлегә шуның якынча яртысыннан икмәк суктырып алынды. Амбарларга 50 мең тоннадан артык ашлык керде. Район буенча һәр гектардан уртача 26 ар центнер уңыш чыга.

Көзге бодай бездә 26374 гектарны били. Шуның якынча 20 мең гектарыннан икмәк суктырып алынды. 

“Хузангай” җәмгыяте 750 гектарда борчак үстергән иде. Шуның яртысыннан күбрәгеннән уңыш җыеп алынды. Борчак һәр гектардан 23 әр центнер чыга.

“Востокзернопродукт” исә борчакны 2154 гектарга чәчкән иде. Алар, уңыш тизрәк өлгерсен өчен, 600 гектар мәйдандагы борчакка десикация үткәрделәр. Бу көннәрдә комбайннар борчак һәм арпа суктыруга төшәләр.

Августның егермеләрендә көзге чәчү башланачак. Хәзер исә механизаторлар уҗым культуралары өчен җир эшкәртү белән мәшгульләр. Әлегә 15 мең гектар мәйданда чәчү өчен җир әзер. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев