Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан хәрбиләргә җылы киемнәр, буржуйкалар китте

Районнан махсус хәрби операциядә катнашучы Әлки егетләре, махсус хәрби операциядәге татарстанлылар өчен чираттагы гомунитар ярдәм төягән машиналар юлга кузгалды.

 
15 октябрь, якшәмбе көнне, мәдәният йорты каршында кырмыска өере кебек халык кайнавы ерактан күренде. Монда егетләр иртә сәгатьтән хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм йөген төйиләр иде.

Бу юлы да Россия иминлеге өчен көрәшүче якташларыбызга күп итеп эчке җылы киемнәр, буржуйкалар, эчә торган су, халык ясаган яшеренү челтәрләре, генераторлар, утын һәм башка көнкүреш кирәк-яраклары озатылды. Шулай ук күп итеп медицина препаратлары, дарулар әзерләнгән иде. Йөкне озата баручы колонна җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов әйтүенә караганда, беренче ярдәм өчен кирәк-яракны Казан медицина университеты әзерләп җибәргән.

Ә төнлә күрү җайланмалары - тепловизорлар кебек кыйммәтле җиһазлар, йөзәрләгән комплект җылы киемнәрне сатып алуда ТР Министрлар кабинеты каршындагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы ветераннар мәсьәләләре оешмасы җитәкчеләре ярдәм иткән. 
Район хезмәт коллективлары бу юлы фронтка күп итеп буржуйкалар ясап, яшеренү челтәрләре үреп озаттылар. Шулай ук егетләребезгә туган як җылысы салып пешерелгән күмәчләр, өчпочмаклар, чәк-чәкләр дә алып киттеләр. Ә утынны исә ярып, киптереп, Әлки урман хуҗалыгы төяп җибәрде.

Егетләребез юлга бер “КамАЗ” автомобиле һәм бер “Газель” йөк машинасы белән кузгалдылар. Йөк автомобилендә инде ничәнче тапкыр “Хузангай” җәмгыяте шоферы Сергей Романов бара. Сергей – үзе дә “кайнар ноктада” хезмәт иткән ветеран. Бик тәвәккәл, кыю егет диләр аның турында. 

Шулай ук сәфәргә Рөстәм Шәйхетдиновтан тыш, район мәдәният йорты директоры урынбасары Динар Галимов, “Алексеевскдорстрой җәмгыяте эшчесе Андрей Измайлов, район эшмәкәрләр җәмгыяте рәисе Ленсур Шакиров һәм шофер Сергей Романов   кузгалдылар.  Алар анда барып җиткәч, 5-6 көн дәвамында йөкне Әлки егетләренә, “Алга” һәм “Тимер” батальонына тапшырып йөриячәкләр.
Изге сәфәргә чыккан егетләребезгә дә, һәрдаим батырлыклары турында ишетелеп торган әлкилеләргә, татарстанлыларга сау-сәламәт туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев