Әлки районыныда туып үскән Гөлсем Шәйдуллина “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” медале белән бүләкләнде
Түбән Әлкидә туып үскән, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Гөлсем апа Шәйдуллина “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” медале белән бүләкләнгән.
Медальне аңа шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов тапшырган.
Гөлсем апага быел җәй 102 яшь тулачак. Ул саф акылында, хәтере яшьләр сокланырлык әйбәт, аягында йөри. Якташыбыз азак еллар дәвамында “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе белән тыгыз элемтәдә булды. Аның тирән эчтәлекле, кызыклы мәгълүматларга бай булган мәкаләләре газетада күп чыкты.
Без Гөлсем апаны Татарстан Республикасының олы бүләген алуы белән кайнар котлыйбыз, аңа сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев