«Беренчеләр хәрәкәте» активистлары яхшылыкның кечкенәдән башлануын, ә гражданлык позициясенең эшләр белән үлчәнүен исбатлый.
«Беренчеләр хәрәкәте» госпитальләрдә һәм алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм итеп, уртак җиңүгә көн саен үз өлешләрен кертәләр.
Юхмачы мәктәбендәге Наталия Пичугина җитәкчелегендәге «Пламя» бүлеге иске күлмәкләрдән яңа, уңайлы футболкалар тегәләр. Инде берничә йөз эшләнмә волонтерлар аша хәрби госпитальләргә киткән.
Ә Татар Борнае бүлеге егет-кызлары остазлары белән бергә «коры душ» ясыйлар. 500дән артык комплект җыелган һәм махсус операциядә катнашучыларга җибәрелгән дә инде!
Нет комментариев