Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлкилеләр, көннәр эссе, сәламәтлегегезне саклагыз!

Эссе көннәрдә сәламәтлекне саклау өчен, билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

1. Кояш аеруча кыздырганда – 11.00 дән 17.00гә кадәр урамга чыкмаска тырышыгыз. Шулай да әгәр һавада эшегез бар икән, табигый материаллардан ачык төстәге киң кием киегез.
2. Тән сусызланмасын өчен, ким дигәндә, көнгә 1,5-3 литр су эчегез. Эчемлекләр итеп лимонлы су, җылы, шикәрсез яшел чәй, газсыз минераль су, компот, морслар сайлагыз. 
3. Ни ашавыгызга да игътибар итегез. Табыныгызда җиңелчә ризыклар: яшелчәләр, җиләк-җимеш, балык, тавык, салкын ашлар булсын.                                  
4.  Кондиционерлы бүлмәдә температураны +22+23 градустан төшермәгез. Чөнки кинәт сизелерлек җылылык үзгәреше салкын тиюләргә сәбәп була. Бүлмәдәге һаваны савыт белән суны вентилятор каршысына куеп та киметергә мөмкин. Җылы һава агымы, бүлмә температурасын 2-3 градуска төшерә барып, суны тиз арада парга әйләндерә.
5. Өйгә, гадәттә, кайнар һава тәрәзәләр аша керә. Шуңа да көндез кояшның туры нурлары бүлмәгә үтеп кермәсен өчен, аларны аксыл төстәге пәрдәләр белән томаларга кирәк. Тәрәзәләрне көн сүрелгәч, кичке якта ачу яхшы.  
Эссе көннәрдә үзеңне тоту кагыйдәләре катлаулы түгел. Аларны үтәгәндә, без гадәти тормыш рәвеше алып бара, үзебезнең һәм якыннарыбызны сәламәтлеген саклый алабыз.                                                        
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев