Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр хәрбиләргә бик нык ярдәм итә

Районыбызга республиканың “Татар-информ” мәгълүмати агентлыгы журналистлары килде.


Кунакларны район благочинные Андрей Зиньков, Әфган сугышы һәм башка җирле конфликтлар ветераннарының җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов каршы алды.  Журналистларга махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен үрелүче яшеренү челтәрләрен күрсәттеләр. 

Яшеренү челтәрләре ул – сугышчыларны, ачыклыктагы һәм үсемлекләр арасындагы хәрби техниканы, коралларны, төрле хәрби корылмаларны яшерү өчен кулланылучы махсус камуфляж япма. Мондый челтәрләр турыдан-туры гомерне саклап калырга мөмкин. 
Хәрбиләр арасында мондый япмаларга ихтыяҗ бик зур. Үз ихтыярлары белән ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр бар Россия күләмендә яшеренү челтәрләре үрү белән мәшгуль. Районыбызның илебездәге вакыйгаларга битараф булмаган кешеләре әлеге мөһим эштә актив катнаша һәм бу бүгенге көндә бик тә кирәкле челтәрне үрергә өйрәнә. 

Яшеренү челтәрләре үрү эше, нигездә, районның мәдәният йорты фойесында алып барыла. Ул зур тырышлык сорый торган эш: нигез итеп алынган челтәргә бик күп тукыма корамаларын үрергә кирәк. Челтәрне тутыру өчен тукыманы волонтерларга район кешеләре алып килә. Ярдәмнең мондый төрендә актив катнашучы Сөембикә Хәмитова челтәрне, аермачык күренүче фигуралар ясамыйча, билгеле бер алым нигезендә үрүләрен сөйләде. Моның өчен тиешле зурлыктагы корамалар кулланыла. Тукыма кисәкләрен табигать шартларына ярашлы рәвештә билгеле бер төсләр буенча сайлыйлар. Ул җир һәм үсемлекләрнең табигый бизәкләренә мөмкин кадәр  ныграк ошарга тиеш. 

Галина Сорина сүзләренә караганда, яшеренү челтәре үрү –  бик тә четерекле эш. Аны бит әле бар күңел җылысын биреп башкарасың, шуңа да мондый саклагычлар теләсә нинди корыч тышчадан да яхшырак. “Без лаеклы ялдагы кешеләр, буш вакытыбыз күбрәк. Шуңа да әлеге изге эштә бик шатланып катнашабыз. Без үргән яшеренү япмаларының хәрбиләребезгә кирәге чыгар, аларны саклар, дип өметләнәбез. Эшләгәндә, догалар да укыйбыз. Чөнки илебезне саклаучыларга әйберләр генә түгел, ә кайгыртучанлыгыбыз да бик кирәк бит”, – дип сөйли ул. 

Әлеге зур тырышлык таләп итүче эштә күп кеше катнаша. “Без тиз генә түгел, ә дустанә мохиттә дә эшлибез, – ди Рөстәм Шәйхетдинов.

– Челтәрне үрергә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, дини оешма әгъзалары, хәрби операциядә катнашучыларның туганнары, әти-әниләре, балалар һәм районның битараф булмаган кешеләре катнаша. Биредә иртәдән кичкә кадәр эш кайный”.

Хәрби операция башланганнан бирле  район благочинные Андрей Зиньков әлеге урыннарга даими бара. Ул анда гуманитар йөк җиткезеп кенә калмый, ә сугышчыларга рухи ярдәм дә күрсәтә. “Иганәчелек һәм гуманитар ярдәмне җыю оештырылды. Без окоп шәмнәре ясыйбыз, яшеренү челтәрләре үрәбез, шәхси тактик аптечкаларны һәм фронтка кирәкле башка әйберләрне үзебез җыябыз. Сугыш кырында үлемгә китергән төп сәбәп – кан югалту. Шуңа да аптечкада, беренче чиратта, кан агуын туктатучы кирәк-ярак булырга тиеш”. 
Район благочинные билбауга беркетелүче шәхси букчаны күрсәтте, медицина кирәк-яраклары һәм дарулар нәкъ менә шунда салына да. Анда беренче ярдәм күрсәтү өчен кирәкле әйберләр: кан туктатучы жгут, турникет, зыян күрүчегә жгут салыну вакытын билгеләү өчен маркер, бәйләвечләр, яраланучыга комачаулаган киемне яисә корал беркеткечләрен кисү өчен кайчы, йогышсызландырылган бинтлар, дарулар һ.б. лар бар. 

Андрей Зиньков сүзләренә караганда, аптечкага бары тик гомерне нәкъ менә шул урында сакларга ярдәм итүче кирәк-ярак кына салынырга тиеш,  калган эшне белемле табиблар башкарачак. 

Рөстәм Шәйхетдинов бу көннәрдә махсус хәрби операция үткәрелгән урынга гуманитар ярдәм белән барачагын сөйләде, Йөкне  “Ак барс” холдинг компаниясе генераль директоры  җәмәгатьчелек оешмасына бүләк иткән “ГАЗель”дә илтәчәкләр. 

Рөстәм Солтанович –  махсус хәрби операция башланганнан бирле сугыш  хәрәкәтләре алып барылган урынга гуманитар йөкне илтеп тапшыручы кеше. “Башта без Казан Экспо, танк полигоны җыелу пунктларына барып, мобилизацияләнгән ир-егетләребез хәлен белә идек. Солдатлар аннан күчерелгәч, киемнәрне һәм азык-төлекне Ростов һәм Миллеровога илттек, – ди Рөстәм Шәйхетдинов. – Алар махсус хәрби операция зонасына урнаштырылгач, бар кирәк-яракны шунда җиткерәбез. Нәрсәгә ихтыяҗ  булуын солдатлар үзләре әйтә”. 

Сугыш хәрәкәтләре ветераны Рөстәм Шәйхетдинов Әфганстан һәм Чечня сугышларындагы ветераннар турында сүз барган “Хәтер китабы”н да күрсәтте. Әлеге китап Татарстан депутатлары тарафыннан Дәүләт Думасына тәкъдим ителгән. 

Район башлыгы Александр Никошин, районда махсус хәрби операция алып барылган урыннардагы сугышчыларга ярдәм йөзеннән нинди эшләр башкарылуын сөйләгәндә, гуманитар йөкнең бары тик солдатлар өчен кирәк-яраклар белән генә чикләнмәвен әйтте. Август аенда, яңа уку елы башына дип, мәктәп кирәк-яраклары һәм уенчыклар белән Донбасс балаларына йөк җибәрелде. “Ярдәм итүдә актив катнашканнары өчен, һәркемгә дә рәхмәт, – диде район башлыгы. – Без сугыш хәрәкәтләре алып барылган урынга 100 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрдек, 27 тапкыр машиналарны озаттык. Безнең бар сугышчыларыбызга да җәйге форма тапшырылды. Хәзер безнең максат – башка кирәк-яраклар: аптечкалар, яшеренү челтәрләре, буржуйкалар белән ярдәм итү”. 

Районнан 79 ир-егет мобилизацияләнгән, 37 әлкиле хәрби килешү белән хезмәт итә. “Кызганыч, әмма һәлак булучылар да бар, – ди Александр Федорович. – Бүгенгә алар 9 кеше. Ул гаиләләргә ярдәм күрсәтелеп тора. Федераль программалар да бар,  ә район бу атналарны мәктәпләрдә – ашау, балалар бакчасы түләүләреннән азат итә. Аларның балалары шулай ук спорт түгәрәкләренә, бассейнга йөри. Гаиләләргә утын белән ярдәм итәбез, кайберүләргә коймасын тотышырга, түбәсен ябышырга да булыштык.  Бу гаиләләрнең барысына да волонтерлар беркетелгән. Районда махсус хәрби операциядә катнашучыларның ата-аналары барлыгы 50 гаилә яши. Без бу гаиләләрне онытмыйбыз, үзләренә ярдәм итәргә тырышабыз”.

Өлкәннәр көне уңаеннан район башлыгы безнең якташыбыз – Россия Герое Раил Габдрахманов белән бергә берничә пенсионерда, өлкәннәр интернат-йортында, белем бирү учреждениеләрендә булдылар.

“Мондый очрашулар яшь буынга сугыш турында анда катнашучыларның үзләре сөйләгән сүзләрне ишетергә, күп нәрсәне аңлау өчен кызыксындырган соруларны бирергә мөмкинлек бирә. Алар батырлык, фидакарьлек, Ватанны ярату мисаллары”, – дип билгеләп үтте Александр Федорович. 

Волонтерлык эше, солдатларга ярдәм һөнәрләре нинди булуга карамастан, төрле яшьтәге йөзәрләгән битараф булмаган кешеләрне берләштерә. Алар башка кешеләр кайгысына битараф түгел. Безнең иң кечкенә волонтерларыбыз мәктәптә укый, ә иң өлкәннәре 70 тән дә узган. Алар гади кешеләр, безнең күршеләр, хезмәттәшләребез, сыйныфташларыбыз һәм без үзебез. Ярдәм итү – авыр түгел. Яхшылык һәрвакыт игелек булып әйләнеп кайтачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев