Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армиядә хезмәт итүче Әлки егетләренең әти-әниләренә хәрби частьлардан Рәхмәт хатлары килде

Ә менә узган көздә хәрби хезмәткә чакырылган егетләр инде өйләренә кайта башладылар.

Борискино егете Дмитрий Смышляевны һәм Каргадан Илнур Хәсәнҗановны да әти-әниләре бүген-иртәгә кайтып җитә дип көтәләр. Оренбургтагы бу егетләр хезмәт иткән частьтан әти-әниләренә күптән түгел Рәхмәт хатлары килгән. Хәрби часть командиры һәм бригаданың хатын-кызлар советы коллективы рядовойлар Дмитрий Смышляев һәм Илнур Хәсәнҗановның хәрби бурычларын намус белән үтәүләре, үзләренә тапшырылган корал һәм сугышчан техника белән оста эш итүләре, хәрби өйрәнүләрдә һәм хезмәттә зур тырышлык күрсәтүләре хакында хәбәр итәләр. Егетләр подразделениедә үткәрелүче мәдәни һәм спорт чараларында да актив катнашканнар, иптәшләре арасында абруй казанганнар.

"Улыгызга яхшы тәрбия биреп үстергән өчен зур рәхмәт. Сез аның белән хаклы рәвештә горурлана аласыз", диелгән рәхмәт хатларында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев