Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армиядә Илнурның булдыклы икәнлеген бик тиз күреп өлгерәләр. ФОТО

Оренбургта Әлки районы шефлык итә торган хәрби часть барлыгы күпләргә мәгълүмдер.

Һәр чакырылыш саен шушы частька бездән берничә егет хезмәткә китә. Алар арасында Ташбилге авылыннан Илнур Нурлыхаков та бар.
Дөрес, берничә көннән Илнур кайтып та җитәргә тиеш инде, моннан бер ел элек армиягә алынган егет хәрби бурычын уңышлы үтәп тә өлгерде. Алексеевск агрокөллиятен тәмамлауга, ул читтән торып югары уку йортына укырга да кереп өлгерә, әмма вакытында хезмәт итеп кайтыйм дип, армиягә җибәрүләрен сорый. Хәзер инде бу карарының дөрес булганлыгына ышанган Илнур, бер ел хезмәт итү авыр түгел икән ул, ди.
Шулайдыр, аны бит язмыш бик кечкенәдән сыный башлап, холкын ныгыткан. Илнурга биш яшь чакта әтисе фаҗигале төстә һәлак булып, ун айлык сеңелесе белән әнисе Ильмира кулында кала ул. Шуңа да малайга бик тиз олыгаеп, кул арасына керергә туры килә.
-Улым кечкенәдән мөстәкыйль булды. Авылда яшәгәч, терлеген дә тоттык, йортта бит башка эшләр дә тезелешеп тора. "Яшьләр ипотекасы" ярдәмендә өй өлгерттек. Һәм улым минем өчен ярдәмче дә, терәк тә була белде. Мин горурланам аның белән,-ди Ильмира Илдус кызы.
Гаиләдә бердәнбер ир-ат булгангадыр, Илнур тизрәк һөнәр үзләштерергә ашыга - Алексеевск агрокөллиятенең үзебездәге филиалында укып, машина йөртүче таныклыгы ала, эретеп ябыштыру серләренә өйрәнә. Укыганда ук инде икенче һөнәрен эшкә «җигеп» коймалар, капка ясап куя, авылдашлары үтенеп килгәндә аларга да булыша.
Һөнәрле егет беркайда да югалмас: армиядә Илнурның булдыклы, уңган икәнлеген бик тиз күреп өлгерәләр. Җиңел машиналар белән беррәттән авыр йөк машиналарын да йөртергә хокукы булган солдатны командирлары күреп ала, ә берсе аны үзенә шофер итеп сайлый. Шулай тырышып хезмәт итә егет
-Минем район хәрби комиссары Виктор Лаврентьевка, комиссариат хезмәткәрләренә рәхмәтем зур. Алар һәр егет өчен ут йотып, борчылып торалар, хезмәткә озатканда да игътибарлылар, аннары да онытмыйлар үзләрен. Улларыбыз хәрби ант кабул итәсе булгач, без ата-аналарны да частька алып бардылар, улларыбыз белән күрештерделәр,-ди Ильмира.
Сугышчан әзерлек буенча югары күрсәткечләргә иреште, үрнәк тәртибе, бригадаларының сугышчан әзерлеген күтәрүгә керткән өлеше өчен аны Мактау грамотасы белән бүләклиләр. Шундый булдыклы егет үстергәне өчен әнисенә дә рәхмәт әйтәләр. Билгеле ана өчен зур шатлык бу. Алай гына түгел, Илнурның сеңелесе, дәү әтисе белән дәү әнисе дә сөенгән егетнең уңышына. Әмма шатлыкның иң олысы алда - берничә көннән солдат Илнур, хезмәтен тәмамлап, туганнары янына кайтып җитәргә тиеш. Якыннары сагынып көтә аны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев