Авыл хуҗалыгы көллиятендә Ачык ишекләр көне үткәрде
Алексеевск авыл хуҗалыгы көллиятенең район үзәгендә урнашкан Әлки филиалы 29 февральдә Ачык ишекләр көне үткәрде. Ул ел саен уздырыла һәм быел да искәрмә булмады.
Чараның төп кунаклары – район мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары иде. Шуны әйтергә кирәк: аларның бер өлеше белем бирү йорты белән танышу өчен иртәгә киләчәк.
Укучылар алдында һөнәр йорты мөдире Эльвира Нуруллина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Захарова чыгыш ясадылар.
Аннары укучылар тракторчы-машиначы, пешекче-кондитер, ветеринария белегечлекләре белән якыннанрак танышу өчен, төркемнәргә бүленеп, аерым сыйныфларга керделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев