Хөрмәтле әлкилеләр! Районыбызда ел саен, әлеге бәйрәм якынлашканда һәм каникул вакытында күп төрле чаралар оештырыла. Актив булыгыз, һәркайсында катнашыгыз. Без, үз чиратыбызда, үткәреләчәк уеннар белән сезне таныштырабыз.
27 декабрь – “Колос” кинотеатры янындагы үзәк мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе, Кыш бабайлар парады оештырылачак;
30 декабрь – 20.00 сәгатьтә район мәдәният йортында, авыл клубларында “Бал-маскарад” үтә;
31 декабрь – 20.00 сәгатьтә район үзәк паркында “Яңа ел калейдоскобы” бәйрәм концерты башлана;
3 гыйнвар – 10.00 сәгатьтә “Яшь имәннәр” лагеры янында чаңгыда шуу оештырыла;
3 гыйнвар – 12.00 сәгатьтә “Ана даны” паркында “Яңа ел могҗизасы” дип исемләнгән балалар өчен уен программасы;
4 гыйнвар – 10.00 сәгатьтә “Алинә” спорт залында киокусинкай буенча раштуа турниры;
4 гыйнвар – 11.00 сәгатьтә теләге булганнар район мәдәният йортында оештырылган шахмат-шашка турнирында катнаша ала;
4 гыйнвар – 13.00 сәгатьтә Геройлар паркында балалар өчен “Яңа ел фейерверкы” программасы үткәрелә;
5 гыйнвар – 11.00 сәгатьтә “Алинә” шугалагында хоккей буенча турнир;
5 гыйнвар – 11.00 сәгатьтә “Алинә” спорт залында бадминтон буенча турнир;
5 гыйнвар – 12.00 сәгатьтә Тыл хезмәтчәннәре скверында “Сәүдәгәр Лисенковларда Яңа ел”;
6 гыйнвар – 10.00 сәгатьтә Балалар иҗат йорты түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләр өчен Яңа ел тамашасы;
6 гыйнвар – 11.00 сәгатьтә чаңгы шуу базасында чаңгы ярышлары үтә;
7 гыйнвар – 10.00 сәгатьтә “Ләйсән” бассейнында йөзү буенча турнир оештырыла;
7 гыйнвар – 13.00 сәгатьтә үзәк паркта Раштуа бәйрәме;
8 гыйнвар – 11.00 сәгатьтә Базарлы Матак буасында кышкы балык тоту буенча ярыш үтәчәк.
Нет комментариев