Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар иҗат йортында район башлыгы чыршысы үтте

28 декабрьдә балалар иҗат йортында район башлыгы чыршысы үтте.

 Яңа ел бәйрәменә 150 бала – мобилизацияләнгән ир-атларның балалары, “бишле”гә генә укучылар, төрле фәннәр буенча үткәрелгән олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашучылар чакырылган иде. 
Сәхнәләштерелгән күренешне күрсәтер алдыннан район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады. Ул балаларны югары уңышларга ирешкәннәре өчен мактады, яңа үрләр яулаганда уңышлар теләде. 

ФОТОРЕПОРТАЖ


Чакырылучылар исеменнән бәйрәмдә күпсанлы иҗади бәйгеләр җиңүчесе Полина Кореева сөйләде. Ул шундый кызыклы чара оештырганнары, тәм-том тутырылган бүләкләр биргәннәре өчен рәхмәтләрен әйтте һәм алга таба район абруен күтәрү өстендә эшләргә тырышачакбыз, дип ышандырды. Аннан ул җитәкчегә яңа ел билгесен – үз куллары белән әзерләгән куянны бүләк итте.  
Аннары бәйрәмдә катнашучылар район башлыгы белән фотога төште. Балалар зәвыклы итеп бизәлгән чыршы янында уйнадылар, күңел ачтылар. Чакырылган һәр балага татлы бүләк тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев