Балаларны автокреслосыз йөрткән өчен штраф күләме артты
Россиядә 9 гыйнвардан балаларны автокреслосыз йөрткән өчен штраф күләме артты.
Шул хактагы законны элегрәк Россия Президенты Владимир Путин имзалаган иде.
Машина йөртүчеләр өчен максималь штраф 5 мең сумга кадәр арттырылды. Вазифаи затлар өчен санкцияләр хәзер 25-50 мең, юридик затлар өчен 100-200 мең сум тәшкил итә. Үзмәшгуль такси йөртүчеләргә штраф вазифаи затлар белән бер дәрәҗәгә тиңләнә һәм 50 мең сум. Җәзаны катгыйландыру турындагы инициатива Дәүләт Думасына март аенда кертелгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев