Базарлы Матак авылында 12 фатирлы өч катлы йорт файдалануга тапшырылды
Бүген, 27 декабрьдә, Базарлы Матак авылында зур шатлыклы вакыйга булды. Филиппов урамындагы 12 фатирлы өч катлы йорт файдалануга тапшырылды.
Заманча уңайлыклар белән салынган фатирларга бәхет ачыкычларын ятимнәр, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар һәм табиблар алды. Аларны бу шатлыклы вакыйга белән район башлыгы Александр Никошин, ТР Рәисе карамагындагы дәүләт торак фонды директоры урынбасары Булат Гыйльманов, “Халык йорты” ширкәте генераль директоры Илвир Хәмидуллин һәм тагын башка җитәкчеләр котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев